Заман сулышы

Әдәпле карак

Элек заманда бер авылда мондый хәл була. Берәүләрнең сыеры булмый, тик сыерлы буласылары бик тә килә. Сентябрь аеның яңгырлы бер көнендә бу кеше күрше рус авылына барып, сыер көтүе кайтканын сагалап тора. Менә көтү кайта. Бер сыерга күзе төшә моның. Әлеге сыерның кайсы йортка керәсен карап тора да, йортта ут...

Элек заманда бер авылда мондый хәл була. Берәүләрнең сыеры булмый, тик сыерлы буласылары бик тә килә.



Сентябрь аеның яңгырлы бер көнендә бу кеше күрше рус авылына барып, сыер көтүе кайтканын сагалап тора. Менә көтү кайта. Бер сыерга күзе төшә моның. Әлеге сыерның кайсы йортка керәсен карап тора да, йортта ут сүнгәнен көтә башлый.
Ниһаять, сыер янына керә бу. Үзе белән дүрт чабата алган була. Сыерның дүрт тоягына да чабата кигертеп, мөзгезенә бау бәйләп, алып чыгып китә сыерны. Бер буханка ипине ашата-ашата өенә алып кайта.
Хуҗа иртән торып, ихатага чыкса - капка ачык, сыеры юк! Сыерның көтүдән кайткан эзе бар, ә чыгып киткән эзе юк. Шулай итеп, сыер эзсез югала...
Теге кеше, сыерны алып кайткач, арыш оныннан бик нык әчетеп, ипи сала. Ипине пешәр-пешмәс мичтән алып, кайнар көенчә сыерның мөгезенә кигертә дә, ике як мөгезнең торышын үзгәртә. Бер ел шулай сыерлы булып яши бу.
Бердәнбер көнне, сыерын югалткан хуҗа, ат җигеп, туганнарына кунакка барырга чыга. Татар авылын үткәндә, сыер көтүен күрә. Моның үз сыерына охшаган сыерга күзе төшә. Исеме белән дәшсә - сыер карап тора! Янына килә, тик мөгезе - ни-то! Көтү кайтканын көтеп, сыеры артыннан теге йортка үтеп, сораша башлый. Тегесе кая барсын - үзенең гаебен таный. Болар судка кадәр барып җитми генә, үзара килешәләр. Шулай итеп, хуҗа сыерын таба, ә тегесе - тагын сыерсыз кала.

Теги: сыер
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: