Заман сулышы

Сөйли белми сөйләсәң...

Кайвакыт уйламыйча әйтелгән сүз белән кешене рәнҗетүең бар. Моңа дәлил итеп бер очракны язасым килә. Урамга туфрак китереп аударганнар. Шул өемнән бер бабай бакчасына алып барыр өчен капчыгына туфрак тутыра. - Улым, нишләп эндәшмичә, янымнан үтеп китәсең? - ди миңа. Аны-моны уйлап тормыйча: "Бабай, авыр туфрагың җиңел булсын", - дидем....

Кайвакыт уйламыйча әйтелгән сүз белән кешене рәнҗетүең бар. Моңа дәлил итеп бер очракны язасым килә.


Урамга туфрак китереп аударганнар. Шул өемнән бер бабай бакчасына алып барыр өчен капчыгына туфрак тутыра.
- Улым, нишләп эндәшмичә, янымнан үтеп китәсең? - ди миңа.
Аны-моны уйлап тормыйча: "Бабай, авыр туфрагың җиңел булсын", - дидем. Аннары гына башыма бәрде: кешегә шулай әйтәләрме инде. Хәзер соң, үкенүдән файда юк, әйткән сүз - аткан ук, диләр бит. Әлбәттә, әлеге сүзләрем бабайга ошамады, үпкәләп: "Улым, син бит начар тәрбия алып үскән кеше түгел, нигә андый теләк телисең? Мин бит әле исән-сау, Аллага шөкер", - диде. Моңа каршы җавабым булмады.
Хәйләкәр чегән
Бу вакыйга сугыш елларында була. Берәү бал сата икән. Кемнең нинди савыты бар, шуны тотып килә дә, ә теге шуларга тутырып, үлчәп бирә икән. Бер чегән дә балга кызыккан, ләкин савыты юк моның. Бераз уйлап торганнан соң, яхшы гына фикер туа: ярты кирпеч ипинең эчен - йомшагын ала да, сатучыга биреп: "Тутыр шуңа балны", - ди. Нишләсен, тутыра инде. Үлчәп бәясен әйтә, ләкин чегән риза булмый, киреләнә, кире алырга куша. Сатучы мескен күндәм кеше булган, күрәсең. Булдыра алган хәтле балны ипи эченнән ала. Ә чегән ярты ипине алып китә. Ләкин анда әзме-күпме бал сеңгән бит. Хәйләкәр булып чыга үзе тагын .

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: