Заман сулышы

Үткен телле Гариф абый

Авылыбызда җор, үткен телле, оста гармунчы һәм җырчы, һәвәскәр артист Гариф абый Илаев (1920-1991 еллар) яшәде. Яшьли ятим калып, аны әтисенең энесе Мифтахетдин тәрбияләп үстерә. Ул сугышка кадәр колхозчы, клуб һәм китапханә мөдире булып эшләгән, Бөек Ватан сугышы ветераны. Аның шаянлыгы, тапкырлыгы турында авыл халкы арасында күп мәзәк йөри. Нефть...

Авылыбызда җор, үткен телле, оста гармунчы һәм җырчы, һәвәскәр артист Гариф абый Илаев (1920-1991 еллар) яшәде. Яшьли ятим калып, аны әтисенең энесе Мифтахетдин тәрбияләп үстерә. Ул сугышка кадәр колхозчы, клуб һәм китапханә мөдире булып эшләгән, Бөек Ватан сугышы ветераны. Аның шаянлыгы, тапкырлыгы турында авыл халкы арасында күп мәзәк йөри.
Нефть куа калага
Сугыштан соңгы чорларда, авылыбыз кырларында нефть сважиналары эшли башлагач, Гариф абый, мең бәлаләр белән паспорт юнәтеп, оператор булып эшкә урнаша. Шулай бер көнне, скважиналарны карап культбудкасына кайтып керсә, электр чыбыгының кыска ялганышы нәтиҗәсендә будка эчке яктан яна башлап, төтен белән тулган була. Әлбәттә, ул бу янгынны сүндерергә тырыша. Ләкин ике кат калай белән төрелеп, арасына мамык тутырып ясалган будканы сүндерә алмый. Туктата алмаячагына ышангач, будканың тәрәзәсен ача да, якында гына көтү көткән көтүчеләргә: "Егетләр, чәй кайнады, тамак ялгап китегез!"-дип кычкыра. Икенче көнне цех начальнигы аны чакыртып алып аңлатма язарга куша. Гариф абый янгынның ничек булганын аңлатканнан соң:
Оператор далада,
Нефть куа калага.
Тормыш тагын ниләр
Күрсәтер икән
Бу бәхетсез балага, - дип үзе язган шигъри юлларны өстәп куя.
Цех начальнигы юморны аңлый торган кеше булган күрәсең, елмаеп: "Гариф, урманда кискән агачыбыз бар, иптәшләрең белән шуны китереп, бура бурап булса да, будканы ясап куегыз", дип әйткән.
Чуенның төрләре
Операторларны эшче разрядларын күтәрү өчен сынауга чакыртып алалар. Билетта өч сорау була. Гариф абый беренче икесенә яхшы гына җавап биргәч, чират өченче сорауга җитә. Аның эчтәлеге болай: "Чуен (сүз, әлбәттә, металл турында бара), аның төрләре һәм кулланышы". Ул бу сорауга төгәл җавапны белмәгәнгә, аш-су пешерә торган савытны күз алдында тотып: "Чуеннар тормышта киң кулланыла. Алар берничә төрдә була. Мәсәлән, мин җәмәгатем белән генә торсам бәләкәй чуен, 1-2 бала булса уртача зурлыкта, 4-5 бала булса бик зур чуен кирәк булачак", дип җавап биргән. Комиссия әгъзалары көлеп җибәргәннәр һәм "4" ле билгесе куеп чыгарганнар.
Зинһар өчен, мактама
Пенсиягә чыгар алдыннан Гариф абый авылыбызның төньяк-көнбатыш ягына урнашкан Бүре кулы дип йөртелә торган урында урнашкан ерак скважиналарга хезмәт күрсәтә. 3921 нче номерлы батырма насос (ЭЦН) белән эшли торган скважинадан хәтта Мактама эшчеләр поселогы (Әлмәт районы) күренеп тора. Батырма насос белән эшли торган скважиналарның күрсәткечләре языла торган дәфтәр бар. Оператор бу дәфтәргә көн саен басым, токның көчен, көчәнешен яза бара. Начальниклары аның, нигәдер, хәтерен калдыргач, ул бу дәфтәргә аларның исемнәрен кертеп:
Утыз тугыз егерме бердән
Күренеп тора Мактама.
Сәете дә, Зәйнагы да- кеше түгел,
Зинһар өчен, мактама! дип язып калдырган.
Аңламагач - нигә җырлыйсың?
Лаеклы ялга чыккач, ул фатир алып, шәһәргә күчә һәм Мәдәният сараенда сәхнә эшчесе булып урнашты. Ул елларда район күләмендә үткәрелә торган чараларның берсе дә Зәй-Каратай авылы үзешчәннәре катнашыннан башка узмады. Сәхнәдә урнашкан кечкенә бүлмәсендә чәйләр куеп, ул һәрвакыт безне зурлап, шатланып каршы алып, авылдагы яңалыкларны тәфсилләп сораша иде. Шул елларда ул безгә бер вакыйганы сөйләгән иде. Шәһәргә концерт белән Мәскәүдән Ренат Ибраһимов килә. Тамаша беткәч, Гариф абый аның янына килеп (сәхнә эшчесе бит!): "Ренат улым, Мәскәү шәһәрендә хәлләр ничек?", дигән сорау бирә. Җырчы: "Дед, я по-татарски не понимаю", дип җавап биргәч, туры сүзле Гариф абый аптырап калмый: «Если по-татарски не понимаешь, почему по-татарски поёшь, да ещё иногда просто орёшь», дип җавап биргән. Гариф абый бу җырчының дөнья, рус һәм татар композиторларының классик әсәрләрен башкаруын хөрмәт итсә дә, татар халкына гына хас булган моң җитенкерәп бетмәвен, халык җырларын акцент белән башкаруын бик өнәп бетермәгән, күрәсең.
Истәлеккә - гармун калды
Гариф абый җәмәгате Гыйззинур апа белән тату яшәп биш бала үстерделәр.
Мин Гариф абыйның үзе һәм уллары белән аралашып үстем. Олы улы Камил, сыйныфташым, гомере буе Түбән Кама шәһәрендә гади төзүчедән башлап, җитәкче урыннарда эшләп лаеклы ялга чыкты. Уртанчы улы Ренат (1954 - 1994 еллар) белән музыка училищесында бергә укыдык. Ул Казан шәһәрендә югары белем алып кайткач, авыл мәдәният йортында бергә эшләдек. Яр Чаллы шәһәренә күченеп киткәч, ул балаларга музыка белеме бирү белән шөгыльләнә. Шәһәрдә кешелекле, хезмәт сөючән, талантлы педагог-музыкант буларак таныла , "Сердәш" вокаль ансамблендә, "Камаз бизәкләре" бию коллективларында баянчы булып эшли."Яр Чаллы" исемендәге балалар вокаль ансамбле оештыра. Хезмәттәшләре аның истәлеген кадерләп саклый. Ел саен Яр Чаллы шәһәрендә Ренат Илаев исемендәге яшь гармунчылар бәйгесе үткәрелә. Былтыр шәһәребезнең 11нче гимназия укучысы Д. Шаговәлиева бу бәйгедә катнашып диплом алып кайтты. Ә 2010 елның апрелендә Яр Чаллы телевидениесе аның туган авылы Зәй-Каратайга килде. Аның авылдашлары, туганнары һәм сәхнә ветераннары белән очрашып, документаль фильм төшереп, җирле канал аша шәһәр халкына күрсәтте. Кече улы Ришат, әтисе кебек нефтьче булып эшли. Ул Тын океан Хәрби Флоты составында бөтен Җир шарын әйләнеп чыга. Ришат Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнаша. Медаль белән бүләкләнә. Хәзерге көндә бабалары, әтисе нигезенә кирпечтән зур йорт салып кереп, тормыш иптәше Гөлшат белән оныклар үстерә.
Кызлары Алсу белән Әнисә Яр Чаллы шәһәрендә яши.
Гариф абый балаларына, авылдашларына үзенең якты истәлеге итеп махсус заказ белән эшләтелгән, күз явын алырдай итеп бизәлгән, моңлы, яңгыравык тавышлы гармунын калдырды.

Теги: Мђзђк
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: