Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Андый-мондый хәл килеп чыкса, “112”не җыегыз

"112" хезмәте Татарстан Республикасында 2010 елның 1 маеннан бирле эшли. "112" бердәм номеры аша шалтыратулар стационар һәм кәрәзле абонентлардан тәүлек әйләнәсе кабул ителә. "112" хезмәте операторлары көн саен уртача биш мең шалтыратуны кабул итә. Операторлар бәла урынына кирәкле барлык хезмәтләрне чакыра. Шалтыратучыларга киңәшләр: - операторның җавап бирүен көтегез. Берничә сигналдан...

"112" хезмәте Татарстан Республикасында 2010 елның 1 маеннан бирле эшли. "112" бердәм номеры аша шалтыратулар стационар һәм кәрәзле абонентлардан тәүлек әйләнәсе кабул ителә. "112" хезмәте операторлары көн саен уртача биш мең шалтыратуны кабул итә.



Операторлар бәла урынына кирәкле барлык хезмәтләрне чакыра.
Шалтыратучыларга киңәшләр:

- операторның җавап бирүен көтегез. Берничә сигналдан соң да оператор җавап бирмәсә, звонокны өзеп, яңадан шалтыратмагыз. Сезнең һәр шалтыратуыгыз киләсе звонок дип кабул ителәчәк һәм чиратның ахырына күчереләчәк, шуңа да бу хезмәт белән элемтәгә керү өчен күбрәк вакыт кирәк булачак.

- оператор җавап биргәч, үзегез белән таныштырыгыз, кем белән нәрсә булганын кыска һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирегез. Тынычлыкны саклагыз һәм ачык итеп сөйләгез.

- нинди бәла килүен һәм, белсәгез, ашыгыч ярдәм кирәк булган урынның төгәл адресын әйтегез.

- операторның барлык сорауларына кыска һәм аңлаешлы итеп җавап бирегез.

- әгәр шартлар тиз арада хәл итүне таләп итсә, ярдәм шунда ук җибәрелә.

- ашыгыч хезмәт диспетчеры киңәшләрен үтәгез.

- "112" хезмәте операторы "сөйләшү тәмам" дип әйтмичә трубканы куймагыз.

- сөйләшү тәмамлангач, телефон линиясен бушатыгыз.

- бәла-каза булган урында хәл үзгәрсә (зыян күрүченең хәле яхшырса, начарланса) "112" номеры буенча яңадан шалтыратып, бу хакта хәбәр итегез.

- кайбер очракларда "112" хезмәтенә бер үк очрак турында күп хәбәр килергә мөмкин. Берничә сораудан соң, оператор бу хакта хәбәр килүен әйтсә, ачуланмыйча гына сүзне тәмамлагыз.

- "112" номеры буенча ялгыш шалтыратсагыз, трубканы куймагыз! Операторга барысы да яхшы булуын хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 112