Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

“Бердәм Россия” сайлау штабында сайлауларны реаль вакыт режимында күзәтәләр

Бердәм сайлау көненә каршы штаб тәүлекәйләнә режимда эшләүгә күчте. "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан региональ бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, штаб тыгыз режимда эшли. Региональ башкарма комитет хезмәткәрләре Татарстан районнарында сайлау барышы турында мәгълүматны он-лайн режимында алалар. Көн үзәгендә элемтәгә Әгерҗе, Лениногорск, Түбән Кама, Норлат, Минзәлә,...

Бердәм сайлау көненә каршы штаб тәүлекәйләнә режимда эшләүгә күчте. "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан региональ бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, штаб тыгыз режимда эшли.


Региональ башкарма комитет хезмәткәрләре Татарстан районнарында сайлау барышы турында мәгълүматны он-лайн режимында алалар. Көн үзәгендә элемтәгә Әгерҗе, Лениногорск, Түбән Кама, Норлат, Минзәлә, Менделеевск районнары вәкилләре чыкты.
-Сайлауларда закон бозуларга юл куелмый, сайлаучыларның активлыгы югары, - диләр җирле штаб вәкилләре. Кичен Татарстан бердәмроссиялеләре "Бердәм Россия" партиясе рәисе, РФ премьер-министры Дмитрий Медведев үткәрәчәк гомумроссия видеоконференциясендә катнашуны планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X