Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Илсөя Бәдретдинованың бөтен урлаган гөлләре шәп китә

Сишәмбе көнне эш башларга ярамый. Имештер, эшең уңмый. Мондый ышануларга һәр кеше үзенчә карый, кемдер ихластан ышана, кемдер җүләрлек дип саный. Ләкин ничек кенә булмасын, шәхсән үземә гел рас килеп тора шундый нәрсәләр, шайтан алгыры... Әй Ходаем, шайтан сүзен дә әйтергә ярамый бит әле: көн уңмый, диләр. Юлны аркылыга кара...

Сишәмбе көнне эш башларга ярамый. Имештер, эшең уңмый.
Мондый ышануларга һәр кеше үзенчә карый, кемдер ихластан ышана, кемдер җүләрлек дип саный. Ләкин ничек кенә булмасын, шәхсән үземә гел рас килеп тора шундый нәрсәләр, шайтан алгыры... Әй Ходаем, шайтан сүзен дә әйтергә ярамый бит әле: көн уңмый, диләр.
Юлны аркылыга кара мәче бүлсә, каршыга буш чиләкләр белән берәрсе очраса, юл уңмый, дия иде әби. Өйдән чыккач, барасы юлыңнан борылып кире керергә ярамый, ә керергә туры килсә, көзгегә карап, ямьсез чырай күрсәтергә кирәк. Ә менә өйдән чыккач та каршыга беренче ир ат кеше очраса, юл уңа, хатын кыз очраса - киресенчә.
Кояш баегач, акча санарга ярамый. Кемгәдер акча бирергә туры килсә, кулына бирергә түгел, җиргә куярга кирәк. Шулай итмәсәң, кулдан акча китәчәк. Әле тагын өйдә, машинада сызгырырга ярамый. Акча сызгырган тавыштан курка. Өстәл өстендә буш савыт калдырсаң да - акчасызлыкка, диләр. Гомумән, өстәл өсте белән бәйле ышанулар бик күп. Мәсәлән, өстәл өстендәге ризык валчыкларын кул белән яки кәгазь белән җыярга ярамый. Төнгелеккә өстәл өстендә ризык калдырсаң, өй иясе төне буе кулы белән каплап торыр, диләр. Ә менә ерак юлга чыкканда өйдә үзең тешләгән ризык кисәген калдырырга йә гел ашый торган өстәлнең почмагына тотынып торырга кушалар. Монысы исән имин әйләнеп кайту өчен. Шулай ук кияүгә чыкмаган кызларга өстәл почмагына утырмаска. Имеш, гаиләле булмаячак.
Юлда табылган ат дагасы өйгә зу-у-у-ур бәхет китерә, диләр. Аны ишек башына элеп куярга кушалар.
Юынырга кергәндә, һәр кешегә бер сөлге бирергә әйтәләр. Бер үк сөлгегә сөртенгән кешеләр һичшиксез талашачаклар ди. Әле тагын бер кисәк ризыкны икәүләшеп ашарга, бер стаканнан эчәргә ярамый. Ә соңгы ризык сыныгыңны кемгәдер бирсәң, шуңа сереңне сөйләячәксең, диләр.
Ишек тупсасы белән бәйле әйтемнәр дә байтак. Гел тупсада утырсаң, егетләр өйләнә, йөкле хатыннар бәби таба алмаячак, имеш.
Әгәр берәрсеннән вакытлыча берәр савыт алып торгансыз икән яки сезгә күчтәнәчне савытка салып алып килгәннәр икән, буш савыт кайтарырга ярамый. Эченә бәләкәй генә булса да нәрсәдер салып бирегез. Шулай итсәң, өйгә ризык керә, диләр.
Гөл йә берәр төрле хайван (мәсәлән, мәче баласы) бүләк итсәләр, 1 тиен булса да акча бирегез - бәрәкәтле була. Бүләк итмәсәләр, гөлнең бер ботагын урлап кайтыгыз, вәт, шәп китә андый гөл! Нәрсәсе бардыр инде: мин урлаган бөтен гөлләр гөрләп үсеп утыра.
"Шәһри Казан"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев