Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Көчлеләр җиңде

"Яшьлек" стадионында "Лениногорскгаз" идарәсе спортчылары мини-футбол буенча идарә беренчелеге үткәрде. Анда сигез команда катнашты. Спортчыларны, гадәттәгечә, идарә начальнигы Әнәс Вәлиев сәламләде. - Бүген чираттагы уен үтә. Идарә беренчелеге өчен сигез команда ярыша. Безнекеләр белән беррәттән, Аксубай, Чирмешән һәм Шөгер участоклары газчылары уйный. Җиңүче ике команда Әлмәттә үтәчәк шундый ярышларда катнашу...

"Яшьлек" стадионында "Лениногорскгаз" идарәсе спортчылары мини-футбол буенча идарә беренчелеге үткәрде. Анда сигез команда катнашты.


Спортчыларны, гадәттәгечә, идарә начальнигы Әнәс Вәлиев сәламләде.
- Бүген чираттагы уен үтә. Идарә беренчелеге өчен сигез команда ярыша. Безнекеләр белән беррәттән, Аксубай, Чирмешән һәм Шөгер участоклары газчылары уйный. Җиңүче ике команда Әлмәттә үтәчәк шундый ярышларда катнашу хокукын ала. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш регионнарыннан спортчылар җыела. Анда җиңгән команда Казанда узачак ярышларда катнашачак, - диде ул.
Флаг күтәрү узган ел чемпионы Виталий Николаевка йөкләнде. Гимн тынгач, спортчылар мәйданчыкларга юнәлде. Футбол кырында берьюлы дүрт матч барды. Алар әйләнмә система буенча үтте. Финалга дүрт команда чыкты. Нәтиҗәдә, I урынны - куркынычсызлык хезмәте алды. Икенче урынга - җир асты газүткәргечләр хезмәте, өченче урынга - җир асты металл саклау хезмәте, промышленность предприятиеләре хезмәте, автотранспорт бүлекчәсе һәм идарә итү аппараты вәкилләреннән торган җыелма команда лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Футбол

2
X