Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Кура җиләгеннән биш минутлык варенье

Кура җиләгеннән биш минутлык варенье ашарга да тәмле, ә сиробы салкын тигәннән дә бик файдалы. Иренмәгез, ясап карагыз. Әлеге вареньены кайнаткан вакытта җиләкләр дә бөтен кала, шикәр комы да артык күп кирәкми. Җиләкләр тәме дә саклана. Кайнату өчен 1 килограмм җиләккә, 0,5 килограмм шикәр комы алына. Ничек кайнатырга: 1. Кура...

Кура җиләгеннән биш минутлык варенье ашарга да тәмле, ә сиробы салкын тигәннән дә бик файдалы. Иренмәгез, ясап карагыз.

Әлеге вареньены кайнаткан вакытта җиләкләр дә бөтен кала, шикәр комы да артык күп кирәкми. Җиләкләр тәме дә саклана.

Кайнату өчен 1 килограмм җиләккә, 0,5 килограмм шикәр комы алына.

Ничек кайнатырга:

1. Кура җиләген чистартабыз, юмыйбыз.

2. Эмаль кастрюльгә бер уч кура җиләген беренче катлам итеп салабыз.

3. Өстенә шикәр комы,тагын бер катлам кура җиләген салабыз.

4. Шулай беткәнче сала барабыз.

5. Кура җиләге кырыйга су чыгарганчы шикәр комы сок белән кушылганны көтеп торабыз.

6. Аннары кастрюльне салмак утка куябыз.

7. Кайнатып чыгарабыз, акрын гына болгатып җибәрәбез.

8. Кайнап чыкканнан соң, 5 минут тотабыз да, уттан алабыз. Күбеген алырга да онытмыйбыз.

Вареньены банкаларга тутырабыз да, одеал белән каплап, суытабыз. Инде кышны көтәргә генә кала.

Тәмле һәм файдалы булсын.

http://zainsk-rt.ru/


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев