Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лаеклы ялда булып та эшләүчеләр киләчәктә пенсиядән бөтенләй колак кагарга мөмкин

"Стратегик эшләнмәләр үзәге" фонды утырышында Россия Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы академиясе белгече Юрий Горлин шундый тәкъдим белән чыккан. Дөрес, бу кагыйдә елына 1 миллион сумнан артык табыш алып эшләгән пенсионерларга гына кагыла. Горлин тәкъдиме хуплау таба калса, аена 83 мең сумнан артык табыш алып эшләүче пенсионерларга пенсия...

"Стратегик эшләнмәләр үзәге" фонды утырышында Россия Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы академиясе белгече Юрий Горлин шундый тәкъдим белән чыккан. Дөрес, бу кагыйдә елына 1 миллион сумнан артык табыш алып эшләгән пенсионерларга гына кагыла.
Горлин тәкъдиме хуплау таба калса, аена 83 мең сумнан артык табыш алып эшләүче пенсионерларга пенсия тү­ләнмәскә тиеш була. Тик утырышта бу фикерне бик азлар гына хуплаган. Проект авторы исә бу тәкъдим бүген бик актуаль дигән фикердә. "Пенсия - хезмәт хакы алмый башлагач хасил булган бушлыкны тутыру чарасы. Шуңа күрә зур күләмдә табыш алып көн күрүче кайберәүләрнең шу­ңа өстәп әле пенсия дә алуы - зур гаделсезлек", - ди ул. Горлин китергән мәгълүматлар­га ышансаң, бүген Россиядә­ге барлык пенсионерларның 10 проценты, төгәлрәк әйт­кәндә, 400-500 мең кеше аена бер миллионнан да күбрәк табыш алып эшли. "Аларга пенсия түләмәсәң, Россия Пенсия фондында елына 100 миллиард сум акча янга калачак", - ди проект авторы.
Дөрес, мондый тәкъдим беренче тапкыр гына яң­гырамый. Узган ел Россия Хез­мәт министрлыгы "Эш­ләү­че пенсионерларга пенсия түләү үзенчәлекләре турында" закон проекты әзер­ләгән иде. Тик хөкүмәт, бу тәкъдим­нән баш тартып, эшләүче пенсионерларга түләнүче пен­сия күләмен арттырмаска дигән фи­кердә тукталды.
http:// --- Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев