Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорскилы мошенникларга 50 меңен күчергән

Үткән биш көн эчендә Лениногорск эчке эшләр бүлегенә мошенниклык фактлары буенча 18 хәбәр килгән. Бер пенсионер хатынның 84 мең сум күчерүе турында хәбәр иткән идек инде. Тагын берәү 50 мең сумыннан "колак каккан". Алдарлар, нигездә, һаман бер үк схема буенча эш итә: сезнең улыгыз яисә туганыгыз юл һәлакәтенә очрады, аны...

Үткән биш көн эчендә Лениногорск эчке эшләр бүлегенә мошенниклык фактлары буенча 18 хәбәр килгән.
Бер пенсионер хатынның 84 мең сум күчерүе турында хәбәр иткән идек инде. Тагын берәү 50 мең сумыннан "колак каккан". Алдарлар, нигездә, һаман бер үк схема буенча эш итә: сезнең улыгыз яисә туганыгыз юл һәлакәтенә очрады, аны йомып калып була, тик акча түләргә кирәк, дип шалтыраталар.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге уяу булыгыз, дип кисәтә. Алдарлар өй телефонына шалтырата, туганнарыгыз турында мәгълүмат хәбәр итә. Акча күчергәнче, ул хәбәрне тикшерегез. Моның өчен 02, 2-72-20, яисә туганнарыгызга шалтыратып, бу турыда хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев