Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Һәрьяклап әзер торырга

Яз җитеп, карлар эри башлау белән, халык шомга төшә: ташу куркынычы янамыймы? Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең 3 апрель көненә биргән мәгълүматыннан күренгәнчә, Сарабиккол янындагы Шушма елгасы 45 сантиметрга күтәрелгән. Авыл җирлекләре, шулай ук "Водоканал", "КомводСтройСервис" җәмгыятьләре, Шөгер күптармаклы җитештерү предприятиесе тарафыннан халык өчен мөһим булган объектлар эшчәнлеге,...

Яз җитеп, карлар эри башлау белән, халык шомга төшә: ташу куркынычы янамыймы? Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең 3 апрель көненә биргән мәгълүматыннан күренгәнчә, Сарабиккол янындагы Шушма елгасы 45 сантиметрга күтәрелгән.


Авыл җирлекләре, шулай ук "Водоканал", "КомводСтройСервис" җәмгыятьләре, Шөгер күптармаклы җитештерү предприятиесе тарафыннан халык өчен мөһим булган объектлар эшчәнлеге, су басу чорында халык куркынычсызлыгы буенча чаралар эшләнгән һәм әзерләнгән.
Шунысы куанычлы: Лениногорск шәһәре һәм районы буенча су белән тәэмин итү чыганаклары, канализация корылмалары, көнкүреш калдыклары полигоны су басу куркынычы булган зоналардан читтә урнашкан.
"Роспотребнадзор" идарәсенең Лениногорск бүлеге санитар хезмәте һәрвакыт сулыкларның сыйфатын тикшереп тора. Эчә торган су микробиологик һәм санитар-химик тикшерү үтә. Алынган пробаларның нәтиҗәсе норматив күрсәткечләргә туры килә.
"Водоканал" җәмгыяте лабораториясе эчә торган суга һәрвакыт производство контроле уздыра. Шулай ук йогышсызландыру чараларының беренче кирәк-ярак запаслары әзерләп куелган. Бүгенгә авария ситуацияләре теркәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ташу