Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Ысланган скумбрия балыгы

1-2 туңган скумбрия балыгы, суган кабыгы, 1 литр су, 3 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 100 мл сыек төтен (жидкий дым), буш пластик шешә кирәк. Беренче эш итеп балыкны эретеп чистартабыз, койрык, йөзгечен, башын кисәбез, юабыз. Суган кабыгына бер литр су салып, капкач каплап, 10 минут сүлпән...

1-2 туңган скумбрия балыгы, суган кабыгы, 1 литр су, 3 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 100 мл сыек төтен (жидкий дым), буш пластик шешә кирәк.
Беренче эш итеп балыкны эретеп чистартабыз, койрык, йөзгечен, башын кисәбез, юабыз. Суган кабыгына бер литр су салып, капкач каплап, 10 минут сүлпән утта кайнатабыз. Соңыннан суган кабыгын сыгабыз һәм ташлыйбыз. Су кайнап азайган булса, су өстибез. Шуңа тоз, шикәр комы кушабыз һәм суынгач сыек төтен өстибез. Шешәнең башын балык сыярлык итеп кисәбез дә балыкны һәм сыеклыкны салабыз. Тишекне азык-төлек пленкасы белән каплап, өч тәүлеккә суыткычка куябыз. Көн саен шешәне селкеткәләп, балыкларның урыннарын алыштырып торырга кирәк. Тиешле вакыт үткәч, балыкны шешәдән алырга, бер-ике сәгать элеп киптерергә һәм үсемлек мае белән майлап суыткычка куярга була.
Пешкән минтай
Кирәк булачак: минтай балыгы, яшел укроп һәм петрушка, сарымсак, суган, тозлы кыяр, лимон согы, майонез, әзер тәмләткеч, су.
1. Суган, сарымсак, укроп, петрушка, тозлы кыярны вак итеп турыйбыз, әзер массага лимон согы салабыз. Соусны майонез, су, тәмләткечләр белән ясыйбыз.
2. Балыкны яшел масса белән кушып, өстенә соус агызабыз. Духовкада 35-40 минут пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минтай