Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Юлларда бозлавык, сак булыгыз!

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә явым-төшемсез, көндез республика буенча урыны белән бераз кар көтелә. Аязучан болытлы һава. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Алдагы төндә һава - 10-15, аязган вакытта 20 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез термометр баганалары 6-11 градус салкынны күрсәтәчәк. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак....

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә төнлә явым-төшемсез, көндез республика буенча урыны белән бераз кар көтелә. Аязучан болытлы һава. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Алдагы төндә һава - 10-15, аязган вакытта 20 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез термометр баганалары 6-11 градус салкынны күрсәтәчәк. Татарстанның көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак.
Казанда 9 декабрьдә төнге сәгатьләрдә һава температурасы - 14, аязган вакытта 16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 7-9 градус салкын көтелә. Аязучан болытлы һава, бераз кар.
10 декабрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава, вакыты белән кар явачак. Һава - 6-11, аязган вакытта 15 градуска кадәр салкынаячак. Моннан тыш, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы үзәге юлларда бозлавык булу ихтималы турында кисәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: погода