Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зәй-Каратайдан Хәнифә апа салган ипиләр телеңне йотарлык, кибет ипие алганнары да юк

Бүген 82 яшендә булып та, табыны беркайчан да өй ипиеннән аерылмаган Зәй-Каратайдан Хәнифә апа Аглиева турында сөйлисе килә.

Аның хуш исле, йомшак, тәмле ипиен мактамаган кеше юктыр. Бер пешергәндә алтышар ипи сала ул. Балаларын, онык-оныкчыкларын гына түгел, тирә-як күршеләрне, авылдашларны да сыйлый ул. Кунакка, ашларга барганда үзе пешергән зур ипине алып килә. Менә ул иң кадерле күчтәнәч! Хәнифә апаның ипиен ашап туеп булмый, диләр авылдашлар.

Хәнифә апага ипи пешерү серләрен әнисе Нажия абыстай өйрәткән. Әниләренең киңәшләрен тотып, аның өч кызы да: Ялтау авылында яшәүче Хәмзәнә апа, Зәй-Каратайда гомер итүче Мөгаззәмә апа һәм Хәнифә апа гомерләре буе үзләре пешергән ипидән аерылмыйлар.

Бала чактан өйрәнеп үскәч, ипи пешерүнең бер авырлыгын да күрми Хәнифә апа. Ачыган камырдан баш ясап сала ипине. Икмәк уңсын, матур булып пешсен өчен кулдан да күп тора, ди ул. Әлбәттә, Хәнифә апа кебек җан җылысын, бөтен күңелен, тырышлыгын кушып болай эшләгәндә ипи ничек уңмый ди инде?
Хәнифә апа Аглиева 38нче төзелеш-монтажлау идарәсендә изоляцияләүче булып эшләгән, дурт бала, өч малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Кызлары Энҗе әнисеннән бер дә калышмый кебек, ул да әнисе өйрәткәнчә ипи пешерә икән.

-    Хәнифә апаларга килеп кергәч тә, өйләреннән һәрвакытта элеккеге нур, үзгә бер ямь бөркелә. Пыяласы юк дип торам - ялтырап тора. Әнә шундый чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә аларда. Үзе дә һәрвакыт сөйкемле елмаеп, шатланып каршы ала. Тәмле чәйләре, күмәчләре белән сыйлап җибәрә. Күңеле искиткеч чиста аның, гайбәтләрдән читтә ул, кешеләргә бары яхшылык кына теләп яши.  Бәлки озын, бәрәкәтле тормышның яшәү сере дә шулдыр, - ди Хәнифә апа турында Зөмәрә Шәрәпова.

Кул эшләренә дә бик хирыс икән Хәнифә апа. Урындык өсләренә, карават-диваннарга япмалар бәйли ул. Искитмәле матур кул эшләре аның өен генә түгел, башкаларның йортларын да бизәп тора. Чөнки ул үзе бәйләгән әйберләрне бүләк итеп бирергә дә ярата. Аны кешеләр зур хөрмәт белән, бик кадерләп саклыйлар.

Әнә шундый оста куллы, изге күңелле, сөйкемле карашлы, бик тә гади һәм бик тә олы җанлы кеше ул Хәнифә апа. Аның назлы, елмаюлы карашында бары мәрхәмәтлелелек, игелек, тормышны ярату чагыла.

“Тормышта Аллаһы Тәгалә биргәнгә шөкер итә белергә, артыгына кызыкмаска кирәк. Яшәү болай да шул кадәр матур, кадерен белергә өйрәнергә кирәк, ” – дип яши Хәнифә апа.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Гөлназ Хәйретдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев