Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Балалар өчен күңелле һәм файдалы, әһәмиятле бәйрәм (+ фотолар)

Зәй-Каратай авылында балалар өчен зур бәйрәм чарасы оешытырылды.

Ул мөселман Сабан туе формасында узды.

Зәй-Каратай авылының “Мөслимә” хатын-кызлар оешмасына йөрүче апалар балалар өчен бәйрәм оештыру нияте барлыгын Ураза бәйрәме тирәләрендә әйткәннәр иде. 

Быел Корбан Гаетенең икенче көнендә, 29 июньдә балалар өчен Сабантуй үткәрелде. Бу хакта “Мөслимә” оешмасыннан Мәдинә ханым Ситдикова яза: “Ул көнне авыл мәчете тирәсе балаларның шатлыклы тавышыннан гөрләп торды. Чара Коръән уку белән башлап җибәрелде. Алдан рәсем ясау бәйгесе игълан ителгән иде, бәйгегә 30га якын бала рәсемнәрен мәчеткә китерде. Аларны бәяләп, балаларга бүләкләр тапшырылды. Рәсемнәр дә күргәзмә итеп, коймага беркетеп куелган иде”.

-    Менә күңелле өлеш – сабантуй да башланып китте. Монда капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тартышу һәм тагын бик күп уеннар үтте. Соңыннан барысы да корбан итеннән пешерелгән пылау ашап, татлы ризыклар белән чәй эчте, балаларга бүләкләр бирелде. Бәйрәмдә тагын бер матур күренеш – гаеткә багышланган кечкенә театраль сценка күрсәтелде. Аның асылы –  корбан малы кагыйдәләре иде, ягъни кайсы хайванны чалырга ярый икәнлеген күрсәтү. Бу тамашаны өлкәннәр дә, балалар да бик яратып карады, - ди Мәдинә ханым.

Чарага Лениногорск мөхтәсибәтеннән кунаклар килгән. “Ихлас” мәчете каршында эшләүче мөслимәләр оешмасы җитәкчесе – Ләйлә ханым Гыймранова, оешманың актив әгъзалары – Энҗе ханым Зарипова һәм Рәзинә ханым Гайнетдинова.

 “Өйлә намазыннан соң бәйрәм өлкәннәр өчен дәвам итте. Монда шәһәрнең “Ихлас” мәчетеннән – Габдеразак хәзрәт килде. Ул үзенең вәгазендә корбан чалуның әһәмияте, фазыйләтләре турында сөйләгән. Аннан соң авылдашлар һәм килгән кунаклар корбан итеннән пешергән аш һәм пылау белән сыйландылар. Бәйрәмне йомгаклап, мәчетебезнең имамы Илдус хәзрәт бу изге эштә барлык катнашучыларга, матди ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре әйтте. Аннан Коръән укып, илебезгә тынычлык теләп, изге гамәлләребез дәвамлы булсын дип, дога кылынды”, - дип хәбәр итә Мәдинә ханым.

Ләйлә ханым Гыймранова әйтүенчә, шундый зур чара югары дәрәҗәдә үткән. “Малайлар һәм кызларның шигырьләр сөйләве, Коръән сүрәләре укуы – искиткеч иде. Лениногорск мөхтәсибәте шушы зур бәйрәм чараларында катнашучыларга үзенең рәхмәтен белдерә. Аеруча мөһим өлеш керткән Зәй-Каратай имамы Илдус хәзрәт, Мәдинә һәм Рөстәм Ситдиковлар, Рәйсә ханым, иганәчеләр һәм башкалар үзләренең көчең, малын, вакытларын сарыф итүләре өчен Аллаһы Тәгалә Фирдәвес җәннәтләрен насыйп итсен”, - ди Ләйлә ханым.

 

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 14 июль санында укый аласыз.

Фотолар: "Мөслимә" оешмасыннан, мөхтәсибәттән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев