Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Фольгадагы семга

Семга (сөмбаш) балыгын кисәкләргә бүлеп, тоз һәм борыч сибеп, салкынча урынга куеп торабыз. Бәрәңгене әрчеп, юка итеп турыйбыз, ваклап туралган суган белән бутыйбыз, тәменчә тоз, борыч кушабыз. Төргәкнең киңлегеннән озынрак итеп фольга кисеп алабыз. Фольгага бер кушуч бәрәңге җәябез, өстенә бер чәй кашыгы сыек май салабыз, балык кисәген куябыз. Балык...

Семга (сөмбаш) балыгын кисәкләргә бүлеп, тоз һәм борыч сибеп, салкынча урынга куеп торабыз.

Бәрәңгене әрчеп, юка итеп турыйбыз, ваклап туралган суган белән бутыйбыз, тәменчә тоз, борыч кушабыз.

Төргәкнең киңлегеннән озынрак итеп фольга кисеп алабыз. Фольгага бер кушуч бәрәңге җәябез, өстенә бер чәй кашыгы сыек май салабыз, балык кисәген куябыз. Балык өстенә уылган кишер, петрушка, укроп сибәбез.

Фольганы сәгать теле уңаена почмагыннан башлап төрәбез. Пөхтә итеп эшләгән очракта бер кат фольга җитә. Ертылып китсә, тагын бер кат фольга белән әйбәтләп төрергә кирәк.
Балыклы төргәкләрне табага тезеп барабыз. Табаны 210-220 градуска кадәр җылынгын духовкага урнаштырабыз. Шушы температурада 5-10 минут тоткач, утны 180 градуска кадәр сүлпәнәйтәбез. 45-50 минуттан балык әзер!
Балыкны табынга биргәндә өстенә бер чәй кашыгы кызыл уылдык һәм лимон согы сибегез.


Чыганак:http://syuyumbike.ru/hatyn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X