Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Гамир Хәкимов: укучылары янәшәсендә, аларга зур терәк

“Безгә укытучыбыз белән бик күңелле, ул һәрчак безнең белән” дигән сүзләр, кайсы гына укытучының күңеленә хуш килмәс икән. Дөрестән дә, аның хезмәтен чын күңелдән бәяләүчеләр, иң башлап укучылары бит.

 


Районыбызның Иске Иштирәк мәктәбендә балаларга белем бирүче Гамир Гайсә улы Хәкимов турында аның укучылары сәгатьләр буена сөйләргә әзер.

“Гамир абый безгә информатика, физика, физкультура дәресләрен укыта. Физика белән информатика физкультурага караганда катлаулы фәннәр булса да, без ул дәресләргә дә кызыксынып йөрибез. Укытучыбыз безгә авыр темаларны да, үзебезчә  гап-гади иттереп сөйли.  Шуңа күрә бөтен нәрсә аңлашылып тора,- ди аның укучыларының берсе Данис Локманов. – Ә  иң кызыгы –  аның белән ярышларга йөрү”.

 “Без ел дәвамында төрле спорт ярышларында катнашабыз, волейбол, баскетбол, көрәш, район мәктәпләре арасында уздырылган бәйгеләрне калдырмаска тырышабыз.  Гамир абый әзерлек вакытында да, ярышларда да гел безнең белән бергә була. Волейбол-баскетбол уеннарында без дә укытычыбызны бераз өйрәткәләп куябыз, аның белән күңелле, ул янәшәдә булса, ярышларда да уңышлар күбрәк була”, -  дип сүзгә кушыла Иске Иштирәк мәктәбе укучыларының тагын берсе Айнур Гарифуллин.

Гамир Хәкимов районның Мөэмин Каратай авылында туып үскән. Әти-әнисе гаиләләрендә өч бала тәрбияләп үстергән. Әтисе Гайсә – хезмәте белән дә, холык-фигыле белән чын авыл кешесе булган. Авыл тормышын яраткан, матур табигатенә хозурланган. Эше дә авыл хуҗалыгы белән бәйле, ферма мөдире булып эшләгән. Әнисе – Мөхтәрәмә Мөэмин-Каратай мәктәбендә рус теле һәм әдәбияте укыткан.

Әтисе мисалында авыл хуҗалыгы эшен дә яхшы ук башкара алган Гамир, югарырак сыйныфларга күчә башлагач, укытучылык һөнәренә тартыла башлаган. Хыялын тормышка ашыру нияте белән 1984 нче елда Лениногорск педагогия училищесының рәсем сәнгате һәм графика бүлегенә укырга кергән. 

Училищены тәмамлап чыкканнан соң, 1988 нче елда ул үзләренә якын гына Иске Иштирәк  авылы мәктәбенә  укытучы булып кайтып төшкән. Бераз эшләгәннән соң аны армия сафларына чакырганнар. Хәрби хезмәтне ул Белоруссиядә үткән. Рәсем сәнгате бүлеген тәмамлаган егетнең күргән бер матурлыкны тиз генә кәгазьгә ясау яки фотосурәткә төшерү  теләге һәрвакыт үзе белән янәшә йөргән.

Ул елларда Гамир Хәкимов бу шөгылен ташламаган. Әмма мөһим объектлар саклау белән бәйле армия хезмәтендә боларга вакыт бик җитеп бетмәгән.

Хәрби хезмәттән соң Гамир Хәкимов үзе сайлап алган укытучылык һөнәренә тугры калган. Белемен тагы да арттыру өчен Алабуга педагогия институтының Лениногорск факультетына укырга кергән. Бу вакытта үзе белән бергә Мөэмин-Каратай мәктәбендә укыган сыйныфташы Нурания бу вакытта инде институтны тәмамлап килә торган була. Яшьләр шунда яңадан очрашып, дуслашып китә. Нурания институтны бетергәч авыл мәктәбендә укыта башлаган. Бераздан алар гаилә корып җибәргәннәр. Икесе дә Мөэмин –Каратай мәктәбендә укыткан.

Нурания һәм Гамир Хәкимовлар  гаиләләрендә дә ике кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызларының икесе дә мәктәпне тәмамлагач табиб һөнәрен сайлап алган. Икесе дә Ульяновск медицина университетына укырга кергәннәр. Зурысы Гөлшат инде уку йортын тәмамлап, Ульяновск шифаханәләренең берсендә терапевт булып эшли. Кече кызлары Гөлнара шушы ук университетның икенче курсында укый.

Гамир Хәкимов Мөэмин-Каратай авылында мәктәп ябылгачы үз авылларында укыткан. Мәктәп ябылгач, Иске Иштирәк мәктәбенә күчкән.

 

Язма тулысы белән "Заман сулышы"нда басылды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев