Иртәгә лениногорскилыларга бушлай юридик консультация күрсәтеләчәк
Иртәгә, 30 июньдә, «ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясе җирле бүлекчәсенең кабул итү бүлмәсендә - адресы: Лениногорск, Булгаков урамы, 1а йорт, (ЗАГС бинасы, керү монумент ягыннан) 08.00 - 16.00 сәгать аралыгында нотариус, адвокат, прокуратура хезмәткәрләре халыкны кабул итә. Әлеге чара «Бердәм бушлай юридик консультация көне» кысаларында уза. Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев