Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Керкәле авылы халкы МХОга машина да җибәрә, шәмнәр дә ясый (+ фотолар)

Керкәле авылы халкы махсус хәрби операциядәге ир-егетләр өчен гуманитар ярдәм әзерләп җибәрә, әйберләтә генә түгел, машиналар белән дә ярдәм итә.

Керкәле авылыннан мобилизацияләнгән хәрби кыска вакытлы ялдан соң абыйсы бүләк иткән «ВАЗ-2121» - «Нива» внедорожнигы машинасында китте.  “Мишарин” позывной белән хәрби хезмәткәр ике атналык ялда туганнары, якыннары, гаиләсе янында булып китте. Бар җирдә дә йөри ала торган автомобиль хәрби операция бара торган җирдә бик кирәкле. 

Машина туп-тулы итеп күчтәнәчләр белән китте. Хәрби Шөгердәге дусты белән бергә кайткан булган. Киткәндә алар иптәшләренең әниләреннән, гаиләләреннән посылкалар да алып киттеләр, әниләрнең күңел җылысы белән, изге теләкләр белән пешерелгән ризыклар хәрби зонадагы солдатларга бик тә кадерле. Машинаның өске ягына запас тәгәрмәчләр дә куйганнар.

Керкәле авылы халкы якташ хәрбиләргә изге теләкләр теләп, кулдан килгәнчә булышу ягын карый. Менә монысы – авылдан хәрби операциягә җибәрелүче бишенче машина, машиналар авыл халкы һәм мобилизацияләнгәннәрнең туганнары катнашында булдырылган.

“Керкәле -туган авылым” төркеменә берләшеп, тынычлыкны саклаучы ир-егетләрне кайгыртып, мәдәният йортына җыелып, блиндажлар өчен шәмнәр ясаганнар.  Авыл башлыгы Ленар Бигманов әйтүенчә, 130 килограммнан артык балавыз һәм 75 кг-га якын парафин белән кушылган 200 килограммнан артык катнашмадан калай банкаларга шәмнәр ясап, шәхси эшмәкәр Елена Михалева һәм “Бердәм Россия” партиясе аша озатылган.

Керкәле клубына блиндаж шәмнәр ясарга килүчеләр арасында яшьләр, балаларның булуы да куандыра. “Балалар да солдатларга шәмнәрнең кирәген аңлыйлар. Бу эшне башлар алдыннан, күп тапкырлар мондый шәмнәрне солдатларыбызга уңышлы ясап җибәргән берләшмәләр, төркемнәр белән киңәшләштек! Бүгенге көнгә авылдашларның бердәмлеге нәтиҗәсендә планлаштырылган шәмнәрнең яртысы инде әзер! Бу мөһим чарада катнашкан һәрбер авылдашка Аллаһының рәхмәте яусын”, - ди Ленар Бигманов.

Шулай ук авыл халкы госпитальгә кирәкле булган – матраслар, одеялларны да күпләп алып килгәннәр һәм алар госпитальгә җибәрелгән.

Авыл башлыгы әйтүенчә, махсус хәрби операция зонасына квадрокоптерлар, тепловизорлар, запас камералар, запас частьлар, кер юа торган машина һәм башка бик күп әйберләр алынган. Шулай ук азык-төлек продуктлары, каклаган казлар, мунча кирәк-яраклары да җибәрелгән.

Язма тулысынча "Заман сулышы" газетында 22 декабрь санында булачак.

Розалия Мостафина

Фотолар: авыл җирлегеннән һәм мәдәният йортыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев