Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылында махсус хәрби операция солдатлары белән очрашу узды

Куакбаш авылы мәдәният йортында хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу узды, дип хәбәр итәләр мәдәният йортыннан.

Очрашуга мәктәпнең урта һәм югары сыйныф укучылары килгән.

Укучылар алардан хәрби операция зонасындагы көнкүрешләре турында сорашканнар. Шулай ук аннан алдагы көндә укучылар “Солдатка хат” бөтенроссия акциясенә кушылган булганнар. Хатларда үзләре турында, Ватанны сакларга киткән хәрбиләргә исән-имин кайтуларын теләп, алар белән горурлануларын  язганнар.

Хатларны матур итеп бизәгәннәр дә әле.

Очрашу ахырында хәрбиләргә хатларны тапшырганнар.

Хәрбиләр белән бергә фотоларга төшеп, күңелле мизгелдә очрашуны тәмамлаганнар. Егетләр исән-сау кайтсыннар.

 

фотолар: мәдәният йортыннан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев