Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Күңелендә яшьлек очкыннары

Иске Иштирәктән Гөлнур апа Мостафина (Низамова) белән без ул клубта эшләгән чагында танышкан идек, аннан Россия Пенсионерлар союзының Лениногорск бүлеген җитәкләгән вакытта да элемтәдә тордык.

 

Ул күбрәк мәдәният ягына тартылган. Яшьтән үк биергә, җырларга ярата. Биюгә булган мәхәббәт аны мәктәптән соң Алабугага хореография колледжына алып килә.

Аны тәмамлап, кулга диплом алып, яшь белгеч туган авылына – Иске Иштирәккә кайта. Авылдагы балаларны биергә өйрәтергә алына, шул вакытта клубта директор вазыйфасын да үтәргә туры килә. Язмыш юлында шул ук авылның егетен – Мансур Низамовны очрата. Алар бер мәктәптә укып, мәктәп сукмакларын бергә таптап үскәннәр. Бер-берсенә карата ярату, хөрмәт хисләре булган бу пар гомер юлын бергә бәйли, 1981 елның 10 гыйнварында туй үткәрәләр. “1984 елда дөнья күрү, башка җирдә яшәп карау теләге белән Калуга өлкәсенең Обнинск шәһәренә күчеп киттек. Кыюлык та булган инде, кулда бит әле кечкенә бала. Айратка хәзер 41 яшь. Ул хәзер Калуга өлкәсендә гаиләсе белән яши”, - ди Гөлнур апа.

Обнинскида Низамовлар гаиләсендә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә. Ике кыз һәм ике малай: Алсу, Азат, Рушания, Равил. Әниләре балалары өчен горурлык хисләре кичерә. “Аллага шөкер, барысының да эше бар. Олы улыбыз Калугада металлургия комбинатында эшли. Алсу Казанда университет тәмамлады, мәктәптә эшли. Азат Казан консерваториясендә укыды, мәдәният ягына тартылды. Хәзер Казан филармониясендә эшли. Рушания Калугада сәнгать колледжын тәмамлады. Казанда яшиләр. Равил индустриаль техникумда укыды”, - ди Гөлнур апа.

Аның әйтүенчә, балалар туган, үскән чорлар катлаулы вакытка туры килгән. “Илдәге катлаулы, 80нче, 90нчы еллар безне куркытмады, гаиләдә күп бала тууын теләдек. Читтән ярдәм көтмәдек, үз көчебез белән эшләп, тырышып үстердек. Һәрбер бала үз бәхете белән туа, диләр. Бу дөрес”, - ди әниләре.

Барыбер туган як үзенә тарткан. 31 елдан соң аларның гаиләсе Иске Иштирәккә кайтып төпләнә. Гөлнур ханым турында авылдашы Зөлфирә Мортазина  “Авылым гүзәллеге” марафонында болай дип язган иде: Гөлнур тик утыра белми. Ул гел сафта. Авылга кайткач, клубка килә, җыр һәм бию коллективы оештырып җибәрә. Төрле конкурсларда катнашалар, призлы урыннарга да лаеклы булалар. Аның белән генә чикләнмичә, авыл советы ветераннары төркеме булдырып, җитәкче буларак, шул ветераннар белән Алабуга, Биләр, Болгар шәһәрләренә экскурсияләр оештыра. Ә берничә ел рәттән шушы әбиләребезгә Сочига барып, эконом-класс белән, ял итеп кайтырга насыйп була. Бу гына түгел, заманадан артта калмастан, ветераннар өчен әле компьютер дәресләре дә оештыра Гөлнур ханым.

Менә шундый шаян, җитез, уңган ханым. Ә бию аның өчен яшәү мәгънәсе булып калган. Эшлибез дә, җырлыйбыз да, вакыт та бар биергә, ди.

 

фотолар: гаилә альбомыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев