Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сугышлыдан Мөслимә әби Гайнетдинова 90 яшен тутырды

Сугышлы авылының ак әбисе, тыл хезмәтчәне Мөслимә апа Гайнетдинованы 90 яшьлек юбилее белән авыл җирлегеннән котларга килгәч, әй сөенде дә соң.


Мөслимә әби авылда оста бавырсак пешерүче буларак танылган. Изге теләкләр кушып пешерелгән бавырсаклары бик күп туйларның күрке булып торган. Шулай ук ипи пешерү буенча да кимен куймаган. “Әнинең тәмле итеп хуш исләр чыгарып пешергән ипие искиткеч була иде. Безнең Закирә әби (әнинең әнисе) шулай тәмле итеп бавырсак та, ипи дә пешергән. Уңганлык әниебезгә күчкән”, - дип сөйли кызы Минзилә ханым.

Мөслимә әби Гайнетдинова тормыш юлында күп авырлыклар күргән. Сугышлы авылында биш балалы гаиләдә туып-үсә (тик дүртәү генә үскәннәр). Аңа 8 яшь булганда Ватан сугышы башлана. Яшьтәшләре кебек, аның да балачагын сугыш урлаган. Әтисе яу кырыннан кулсыз кайткан. Мөслимә шушы авыл егете Әхәт белән гаилә коралар. Сигез балалы гаиләгә килен булып төшә ул. Кайната-кайнана белән бергә гомер итә башлыйлар. Гаиләгә куанычлар өстәп, бер-бер артлы өч бала: ике кыз һәм бер малай туа.

Язмыш сынавы күрәсең, 37 яшендә Әхәт бәхетсезлеккә юлыгып, вафат була. Өч бала ятим кала, иң зурысына 7 яшь булса, иң кечкенәсе 1,5 яшьлек.

Мөслимә апа гомер буе колхоз идарәсендә техник хезмәткәр булып эшләгән. Йортта һәрвакыт мал-туар тоткан, балаларны тәрбияләп, укытып, олы тормыш юлына чыгарган. “Без әнигә бик рәхмәтле. Безгә авырлык китермичә, җил-яңгыр тидермичә үстерде, белем алуда ярдәм итте. Сорап килүчеләр дә булды, тик ул без дип, балаларымны кеше итәм дип яшәде”, - ди кызы Минзилә Каюмова.

Инде  балалар зур үсеп, үзләренең гаиләләре булгач та, һаман алар өчен борчылып тора, оныклар үстерешергә ярдәм иткән.  Ул  1978 елдан Түбән Камада яши, апасы Нурсинә һәм энесе Илдар –Лениногорскида. Авылдагы өйдә барлык уңай шартлар тудырганнар, һәрвакыт кайтып йөриләр.

Мөслимә әбинең 5 оныгы, 7 оныкчыгы. Балалар, оныклар өчен шатланып, аларга хәерле, изге теләкләр теләп, дога укып яши. Шушы яшендә күзлексез Коръән укып, өен чиста-пөхтә итеп тотып, ашарга да пешерә алгач, шөкрана кылырлык. “Тормыш юлыңда бик күп авырлыклар күрдең, хәзер рәхәттә яшә дип, кылган догаларым өчен Ходай Тәгалә миңа озын гомер, исәнлек биргәндер”, - ди икән Мөслимә апа.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 27 гыйнвар санында укый аласыз.

Фотолар: мәдәният йортыннан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев