Заман сулышы

Лениногорскида 8 градуска кадәр җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 мартта, һава торышының бозылуы көтелә. Төнлә һәм көндез республикада урыны белән томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төнлә җепшек кар һәм яңгыр яву ихтималы да бар. Көндез явым-төшем күзәтелми. Төнлә юлларда урыны белән бозлавык хасил...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 мартта, һава торышының бозылуы көтелә.
Төнлә һәм көндез республикада урыны белән томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.
Төнлә җепшек кар һәм яңгыр яву ихтималы да бар. Көндез явым-төшем күзәтелми. Төнлә юлларда урыны белән бозлавык хасил булуы да мөмкин.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 0-5 градус салкын, көндез исә 3-8 градус җылы булачак.
30 мартка каршы төндә җепшек кар, пыскак яңгыр ява, томан төшә. Һава температурасы 4 градуска кадәр салкынайта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: