Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратайга әкият геройлары килде

Лениногорск районы Мөэмин-Каратай авылы китапханәсе Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәмен уздырды.

Төрки халыкларның әлеге бәйрәме төн белән көн тигезләшкән вакытта, ягьни 21 көнне үткәрелә.  Бәйрәмгә җыелган балалар әкият геройлары Нәүрүзбикә, Убырлы карчык, Кыш бабай белән бергә күңел ачты.

Моннан тыш, Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең чанада ярышулары, балаларның аркан тартулары, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерүләре бәйрәмгә ямь өстәде. Милли ризыклардан кайнар коймак, самовардагы тәмле чәйләр бәйрәм рухын күтәрде.

Саф һавада катнашучыларның шатлыклы көлү авазлары тынып тормады. Әлеге чара балалар күңелендә озак сакланачагына шигебез юк.

Таһир Шәмсуаров, Мөэмин-Каратай авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: навруз навруз бэйрэме праздник навруз