Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мичурин авылы китапханәсендә тәрәзәләр алыштырылды, мәдәният йорты да җылыначак

Ремонт эшләре башкарылгач, Мичурин авылында мәдәният йорты һәм китапханә җылыныр, моңарчы үзәккә үткән салкын бинада өшеп торырга туры килмәс.

Мичурин авыл җирлегендә ел саен эшләр башкарылып тора. Әлбәттә, монда авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Иванованың өлеше зурдан. Үз туган авылы өчен тырышып йөри.

2005 елдан авыл җирлеге вазыйфасында булганда, аның тарафыннан күп эшләр башкарылды. Быел Мичуринда фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. Яңа ФАП "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты буенча, халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү чараларын тормышка ашыру максатында эшләнелә.

Авыл китапханәсенең тәрәзәләре алмаштырылгач, яктырып, матураеп китте, ди китапханәче Сания Вахитова. Китапханәдә 5 тәрәзә җирле бюджет хисабына алыштырылган. Тәзәләрнең эчке яктагы эшләре тәмамланган, хәзер тышкы якта, кырыйлары ясыйсы калган. Моннан тыш авыл клубында узган ел ноябрьдә яңа тәрәзәләр куелган. Шулай ук клуб эчендә электрүткәргечләр, утлар-лампалар да өр-яңадан ясалачак.

“Мичурин клубында җылыту системасы да күптәнге иде инде. Иске торбалар тыгылган, бик тузган хәлгә килгән. Мәдәният йортында нык салкын иде. Монда, клуб һәм китапханәдә, җылыту системасын алыштырырга дип сөйләштек. Финанслау  җирле бюджеттан булыр. Аннары ясагач, җылынып китәр иде”, - ди авыл башлыгы Рәмзия Иванова.

Әлеге авыл җирлегенә караган Яңа Сережкинода да ремонт эшләре башкарылачак. Клуб һәм китапханәгә тәрәзәләр алмаштырылырга тиеш.

 

Розалия Мостафина

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 19 апрель санында укырсыз

фотолар: Сания Вахитова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев