Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратайда авылдашлар бергәләп кич утырды

Чираттагы «Кич утыру»ны Мөэмин-Каратайның үзәк урамында уздырырга ниятләдек без.

Август башы. Каршыдагы мәхәбәт йортның капка төбендә кәефне күтәрә торган җанлылык сизелә. "Кич утыру«ны өйнең хуҗасы, тугызынчы дистәне ваклаган саланың иң уңган, хөрмәтле кешеләреннән берсе, балта остасы, бүгенге көндә кызы, кияве карамагында чынлап та бәхетле картлык кичерүче динле-иманлы Габдрахманов Габделәхәт ага өй каршында уздырырга ниятләдек.

Менә көтеп алган бәйрәм башланып та китте... Гүзәл табигатьле «Трактор» авылында туып-үскән, алты яшендә ат җигеп, өйләрендәге ишле мал-туарга бер олау печән чабып алып кайткан, бүгенге көндә уңган-булган гаиләсе белән Мөэмин-Каратайда яшәгән җитмеш төрле һөнәр иясе, яшьли гармунда уйнау серләренә төшенгән Габидуллин Нәбиулланы сәхнә түренә чакырдык. Мөэмин-Каратайга үзе иҗат иткән җырны башкарды ул.

Аннары халкым табышмаклар әйтүгә дә хирыс булган. Сезгә дә берсен ирештерик әле: башы мунчала, койрыгы сүс. Алдан җавабын әйтәм: ата-бабаларның ул чорда алыштыргысыз, ел буена кия торган аяк киеме-чабата инде ул җәмәгать! Әнә шундый гаҗәеп кызыклы табышмаклар әйтелдә бу кичтә. Байтак кына татар мәкальләрен исләренә төшердек авылдашларның.

Татар халкы, гомер бакый, юктан да кызык табып төрле уеннар уйнарга яраткан. Шулкадәр тамашачыны җыеп та элек-электән килгән уеннарны уйнамау мөмкин түгел иде. «Капкалы», «Түбәтәй», «Йөзек салыш» һәм башка уеннарда тамашага килгәннәр барысы да бик теләп катнашты.

Авыл халкы, күмәк рәвештә җырламый түзәмени инде җәмәгать! Арабызда Мөэмин-Каратайның оста гармунчысы, җырчысы Шәрифуллин Җәдитебез авылдашларына бик теләп яраткан җырларын бүләк итте.

Бүгенге көндә Иске Иштирәк мәктәбендә белем алучы, Мөэмин-Каратай авыл мәдәният йорында эшләп килүче «Кояшкай» бию төркеме кызлары гүзәл биюләре белән сокландырдылар.

Табигый сәхнә түрендә талантлы җырчы, гармунчы, композиторыбыз Әхмәтшин Хаҗиморатның җырлары тамашачы күңеленә хуш килде.

Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Вәлиәхмәтованың башкорт кызлары биюен башкаруы күңелләрдә гүзәллек хисләре уятты.

Авылыбызда нәфис сүзне тамашачыга соклангыч рәвештә ирештерә белүче тугызынчы дистәне ваклаучы Гафиатуллина Флюра апабыз бар. Ул Муса Җәлилнең «Борча» шигырен искиткеч сәнатьле итеп сөйләде. Шулай ук Вәлиев Мәгъсүм, Шәйдуллина Нурия һәм башка талантларыбыз башкарган җырларны да авылдашлар бик җылы кабул итте.

Менә җаныбызга матурлык, гүзәллек бүләк иткән кич утыру тамашасы да тәмам. Авыл җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызы "Кич утыру"ны әзерләүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Киләчәктә дә бергә, бердәм булып, яңа мәдәни үрләр яулауларын теләде.

Әлеге кич утыру йоласы самавырда кайнаган чәй эчү белән тәмамланды.


Таһир Шәмсуаров.
Фотолар: авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев