Нәни шөгерлеләрнең сәхнәгә беренче адымы
Чкалов исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары - 2 "Б" малай-кызлары "Төлке һәм Куян" исемле әкият-пьеса күрсәттеләр, дип яза мәктәп сайты. Укучылар беренче тапкыр гына сәхнәгә чыкса да, үзләрен чын артистларча тотып, менә дигән итеп уйнаганнар. Китапханәче Гөлфия Шәйдуллина тарафыннан әзерләнгән тамашаны башлангыч сыйныф укучылары караганнар һәм бик ошатканнар. Кечкенә артистларга...
Чкалов исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары - 2 "Б" малай-кызлары "Төлке һәм Куян" исемле әкият-пьеса күрсәттеләр, дип яза мәктәп сайты.
Укучылар беренче тапкыр гына сәхнәгә чыкса да, үзләрен чын артистларча тотып, менә дигән итеп уйнаганнар.
Китапханәче Гөлфия Шәйдуллина тарафыннан әзерләнгән тамашаны башлангыч сыйныф укучылары караганнар һәм бик ошатканнар.
Кечкенә артистларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев