Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сугышлы авыл җирлегендә җәй ае дәвамында эшләр тынып тормады (+ фотолар)

Хәер, авыл җирлегендә эш тукталып тормау – бер яктан яхшы. Димәк, авылда тормыш дәвам итә, аның киләчәге өчен кайгыртучылар бар дигән сүз.

Сугышлы авыл җирлегендә (ә монда ике авыл керә: Сугышлы һәм Юлтимер) зур эшләрне күмәкләшеп башкаралар. Моннан ике ел элек Юлтимер авылында зират коймасын тулысынча яңартканда халык тарафыннан зур ярдәмне тойган авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова канатланып, рухланып эшләвен дәвам итә.

Ул чакта Альбина ханым башлык вазифасына керешкән чаклары гына иде. Димәк, халык аңлап, аңа теләктәшлек күрсәткән. Быел җәй исә Сугышлы авылында өч зиратның коймасын алыштырганда да халык тарафыннан булышу, ярдәм итү кебек сыйфатлар тагын да күбрәк һәм бердәм булып чагылган.

“Авылдагы зур эшләрне башкарганда халыктан шундый зур ярдәм тойдым. Мондый бердәмлек көчле булган халык белән таулар күчерергә була. Бик зур рәхмәт авыл халкына. Ничек башкарып чыгарбыз икән дип борчылып торган идем. Авыл халкы нык ярдәм итте. Зират коймалары өчен төзелеш материалларын үзара салым хисабы һәм халыктан җыелган хәер акчалары хисабына алдык. Ә эшләрне халык белән өмә ясап башкардык”, - дип сөйли авыл башлыгы Альбина Зиатдинова.

Сугышлы авылында өч зират. Әлбәттә, коймалар күптәнге һәм алар алыштыруны таләп иткән. Баганалар утыртып, профнастилдан булган коймалар белән әйләндереп алганнар. Өч зират булгач, әлбәттә, эше күп. Берсеннән икенчесенә, чиратлап күчеп, ай дәвамында эшләгәннәр.

“Әле ике зиратның арткы өлеше тотып бетермәгән, чөнки анда башта агачлардан чистартасы бар. Бер зиратның арткы өлешенә алдан салдырган коймаларны куячакбыз”, - ди Альбина ханым.

Сугышлы авылындагы шушы эшне башлап йөрүчеләр: авыл имамы Сәгыйт Хәбиров, Илшат Гайнетдинов, Ирек Әхмәтов, Әсхәт Насыбуллин .

 “Өмә барышында кирәкле инструментларны сатып алдык, алар алга таба да кирәгәчәк, чөнки эшлисе эшләр бар. Игелекле эшләрдә күбрәк олы яшьтәгеләр катнашты. Читтә торучы авылдашлар физик көч белән ярдәм итә алмыйбыз дип, матди ярдәм җибәрделәр”, - дип сүзен дәвам итә авыл башлыгы. Коймалар куеп бетергәч, уңган хатын-кызлар буяу эшләрен башкарып чыкканнар. Һәр эштә дә бюджет хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтә.

Мондый авылдашлар булганда, эшләргә дә, яшәргә дә җиңел. "Бердәмлектә көч",  ди алар үзләре.

Язма тулысынча "Заман сулышы" газетының 8 сентябрь санында булачак.

фотолар: авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев