Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы авылында зур ифтар мәҗлесе узды (+ фотолар)

Түбән Чыршылы авылында ел саен үткәрелә торган ифтар уздырылды,

аны «Халәл" җитәкчесе, Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Айдар Газизов оештырды.

Авыл мәчете имамы Хәким хәзрәт Әхмәдиев җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, ул авылдашларын һәм  кунакларны изге Рамазан ае белән котлады.

Айдар Газизов ифтарга җыелучы мөселман кардәшләргә Россия  Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.

Шулай ук мөфти исеменнән Түбән Чыршылы  мәктәбе коллективына, директор Гөлия Вафинага, яшь буынны тәрбияләүгә һәм белем бирүгә керткән зур өлеше өчен, шулай ук  милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Соңыннан Түбән Чыршылы мәчетендә бергәләп тәравих намазы  укыдылар.

Айдар Газизов: "Түбән Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Нурия ханым Хәйруллинага, авыл иминлеге өчен көндәлек зур хезмәте өчен , Гөлия ханым Вафинага,  аш-су пешерүчеләргә, аерым-аерым, рәхмәт әйтәсем килә. Шулай ук безнең аксакалга, 84 яшендә Лениногорск мәчетләренең  берсендә имам булып эшләүче Әбүзәр хәзрәт Хәлиуллинга да рәхмәт әйтәсем килә, ул актив тормыш рәвеше алып бара һәм  күп кенә мөселманнар өчен үрнәк булып тора».

фотолар: https://halalcenter.ru/iftar-v-nizhnih-chershilah-2/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев