Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Туган авыл өчен игелекле хезмәттә узган еллар

Гомер-гомергә авыллар хөрмәтле, уңган-булган кешеләре белән дан казанган, тирә-якка үрнәк булып торган. Түбән Чыршылыда да андый гаиләләр шактый. Минненур һәм Равил Ганиевлар гаиләсе – шундыйларның берсе.

Яктылык бөркеп торучы төзек йорт һәм аның ачык күңелле, ярдәмчел, уңган-булган хуҗалары. Ганиевлар йорты һәм хуҗалар турында иң беренче тәэсирләр шундый. Алар килгән һәркемгә шат кына. Күптән түгел авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе һәм авылның медицина хезмәткәре составыннан торган кунакларны кабул иттеләр.

Кунаклар куанычлы сәбәп белән килгән: гаилә хуҗасы — Равил Ганиевка «Татарстан агропромышленность комплексының мактаулы ветераны» дигән медаль һәм республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан агропромышленность комплексының ветераннар советыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды. Гомер буе, элеккечә әйткәндә, колхозда фидакарьләрчә бирелеп тир түккән Равил абый Ганиев мондый бүләккә лаек.

Ул Түбән Чыршылыда 8 балалы ишле гаиләдә туып-үскән, бүгенге көндә өч бертуган исән-сау гомер итә. Равил абый 15 яшеннән «Спартак» колхозында комбайн ярдәмчесе булып хезмәт юлын башлый. Ярдәмче булганда ук комбайнны йөртү, әлеге "кыр корабы"нда эшләү күнекмәләре ала, соңыннан исә үзе штурвал артына утырып, туган авылы кырларыннан икмәк җыюда өлешен кертә, амбарларны ашлык белән тутыруда катнаша. Трактор йөртү дә осталыгы була. Кыскасы, техниканы биш бармагыдай белгән Равил Хәйдәровичка соңрак "Спартак агрофирмасы«нда инженер вазифасын алып барырга туры килә.

«Хезмәт вазифасында югары күрсәткечләргә ирешкән өчен алдынгылар слетына чакырдылар, авыл, район Сабантуйларында премияләр тапшыралар иде», — дип искә ала ул. Район тарафыннан бирелгән күпсанлы Мактау грамоталары да эш сөючән икәнлеген раслый. Әйе, ул чакта "Спартак«ның гөрләп эшләп торган чагы булган шул.

Равил Ганиев 60 яшендә аграр хуҗалыкта эшчәнлеген туктата. Бүгенге көндә йорт-бакча, хуҗалык тирәсендә гел эшләп йөри, тик торганын күрмәссең, диделәр авыл җирлегендә. 76 яшендә дә техникасыз торуны күз алдына китерми дә ул, «үз йомышыбызга йөреп торыр өчен машина бар, хуҗалык эшләре өчен трактор бар. Бакчада яшелчә үстерәбез, кош-корт асрап яшибез», — диде тормыш иптәше Минненур Ганиева минем белән сөйләшкәндә.

Алар — авылдашлар булып үскән, бер-берсенең нәсел-нәсәбен яхшы белгән. 1972 елда тормыш корып җибәрәләр. Өч бала: ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Минненур Рәхимҗан кызы шулай ук — колхозның алдынгы хезмәткәре булган. Дүрт туган арасында иркәләнеп кенә үсмәгән, эш белән чыныгып үскән буын. Өйләнешеп, бер ел кайнана-кайната белән яшәгәч, аерым тора башлыйлар.

«Бухгалтерлар курсында укып кайттым да, бухгалтерлык вазифасында эшли башладым. Ул елларны сагынып сөйләргә генә калды, эше дә авыр иде, шул ук вакытта күңелле чаклар да иде», — ди ул. Минненур апа август аенда 70 яшен билгеләп үтәчәк, ходай язса.

«Балаларның үскәнен сизмичә дә калдык. Аллага шөкер, алар безгә авырлык китермәделәр, үскәндә дә тәрбияле, акыллы булдылар. Без Равил белән гел эштә булдык, бер-берсенә ярдәм итешеп үстеләр алар», — дип искә ала гаилә хуҗабикәсе. Булгандыр инде бала тәрбияләгәндә авырлыклары да, тик сабыр гына үткәрә белгәннәр.

Язма тулысы белән «Заман сулышы» газетында, 28 июль санында басылды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев