Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

УКРОП файдасы

Укропны белмәгән, ашамаган-кулланмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Тик шулай да аның организмга ни дәрәҗәдә файдалы икәнен белмәүчеләр җитәрлек. Кыргый укроп Урта диңгез буйларында еш очрый. Тәмләткеч үсемлек буларак исә Россиянең һәр төбәгендә диярлек үстерелә. Ул витаминнарга бик бай. Мәсәлән, яшел укропта С витамины лимондагыга караганда өч мәртәбә күбрәк, ә каротин...

Укропны белмәгән, ашамаган-кулланмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Тик шулай да аның организмга ни дәрәҗәдә файдалы икәнен белмәүчеләр җитәрлек.
Кыргый укроп Урта диңгез буйларында еш очрый. Тәмләткеч үсемлек буларак исә Россиянең һәр төбәгендә диярлек үстерелә. Ул витаминнарга бик бай. Мәсәлән, яшел укропта С витамины лимондагыга караганда өч мәртәбә күбрәк, ә каротин - помидордагы микъдарда кебек үк. Укропта шулай ук В1, В2, РР витаминнары, Р провитамины, фолий кислотасы һәм тимер, калий, кальций, фосфор кебек минераль тозлар да бар. Укроп орлыгы исә эфир майларына, шикәргә, каротинга бай.
Халык медицинасында укропның орлыкларын һәм үләнен элек-электән кулланганнар. Мәсәлән, мисырлылар аның орлыгын баш авыртудан, ә үләнен сидек кудыргыч итеп файдаланганнар.
Укроп орлыгы төнәтмәсе аппетитны яхшырта, бала имезүче хатыннарның сөтен арттыра. Шулай ук көзән җыерудан, йокысызлыктан файдаланыла. Төнәтмә эчтә җыелган газларны чыгаручы чара буларак та киң кулланыла.
Чыганак:http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укроп