Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урдалы авылы китапханәсендә авылдан чыккан шәхесләрне барладылар

Китапханәдә узган әдәби сәгать кысаларында, китапханә белән мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә үзләре тапкан, җыйган мәгълүматлар буенча түгәрәк өстәл артында фикерләштеләр.



Һәр авылның горурланырдай кешеләре булган кебек, Урдалы халкы Рәшит Бикбов, Мәхмүт Газизов, Люция Мусина, Сәрия Садыйкова, Миннур Ханнанова, Таһир Вагизов, Гөлия Вагизова һәм бик күпләр белән горурлана ала.

Әдәби сәгать барышында  Рәшит Бикбовның шигырьләрен укыганнар. Рәшит абыйның шигырьләре җырга да әверелде, димәк, алар югалмас. Люция Мусина һәм Рәшит Ихсанов аның шигырьләренә язылган җырларны башкара. Әдәби сәгатьтә катнашучылар җырларны да тыңлап алганнар.

Урдалы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлнара Рәхимова әйтүенчә, авылдашлары Сәрия Бадыйкованың язган бик күп шигырьләрен тапканнар, сеңелесе Минзәлия Ямалтдинова да туганының шигырьләрен укыган. “Сәрия апаның шулкадәр шигырьләре тупланганын беркем дә белми иде, безнең өчен дә көтелмәгән булды. Әдәби сәгатькә әзерләнгәндә без аларны табып, укып, авылдашыбызга сокландык. Аның шигырьләре альбомда тупланган”, - ди Гөлнара ханым.

Урдалыдан Гөлия Вагизова – Чаллыда татар теле укытучысы, шулай ук “Ак каурыйлар” әдәби берләшмәсен җитәкли, чөнки үзе дә иҗат эшендә кайный, шигырьләр яза. Авылдашлары аның матур шигырьләре белән танышкан. Аның абыйсы Таһир Вагизов – Казан аграр университетында доцент икән.

40 ел педагоглык эшчәнлеге алып барган Миңнур Ханнанованы да урдалылар үзләренеке итеп якын күреп, аның шигырьләрен укыганнар, китабы да китапханәдә оештырылган китап күргәзмәсендә урын алган. Миңнур ханымның кызы Эльмира Ханнанова Фазыл Туйкин турында монографик хезмәт бастырган, кичәдә ул хакта да фикер алышканнар.

 

Язма кыскартылып бирелде,  тулысынча "Заман сулышы" газетында 16 декабрь санында укый аласыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев