Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урдалы авылы мәчетендә быел беренче тапкыр лагерь оештырылды (+фотолар)

Урдалы авылы мәчетендә быел беренче тапкыр балалар өчен лагерь оештырылды. 14 бала дини-әхлак дәресләре белән бергә төрле кызыклы, файдалы шөгыльләр алды, бер-берсе белән аралашты. Лагерьда булган көннәр алар күңелендә якты хатирә булып калгандыр.

 

Лагерьга беренче көнне дүрт бала килгән булса, аннан алар янына тагын ун бала кушылган, шулай итеп 14кә җиткәннәр. Балаларның күпчелеген әби-бабалары янына, Урдалыга җәйге каникулга кайтучылар тәшкил иткән.

“Балаларның мәчеткә теләп йөрүләре безнең күңелләребезне шатландырды, дәресләрне кызыксынып, бирелеп тыңладылар, өйрәнделәр”, - дип сөйли лагерьне оештыруга күп көч куйган Галия апа Рәхимова. Галия апа лагерьда мәчеттә тәрбияче вазифасында була, аның белән бергә мәчеттә гыйлем бирүче Фәһимә апа эшли, ул ислам әдәпләре, гарәп әлифбасын өйрәткән. Минәсма апа исә балаларны тәмле-татлы ризыклар белән сыйлаган.

Урдалыда әлеге лагерь ничек оешты соң? Бу хакта Галия апа сөйли: “Урдалы мәчетендә Корбан ашы узды. Шунда шәһәр һәм район мөхтәсибе Булат хәзрәт тә катнашты. Соңыннан ул лагерь оештыру хакында сүз кузгатты, без моны кирәк һәм файдалы эш дип кабул иттек. Шуннан бераз вакыт икеләнеп тә йөрдек әле, Фәһимә апа әйтә: оештырып, башкарып чыга алырбызмы икән. Галия, син башласаң гына бу эшне, син ярдәм итсәң генә, ди. Оештырабыз, Фәһимә апа, хәзрәт әйткәч, аның сүзен үтәргә кирәк, дим. Шуннан шәһәрдән кибеттән лагерьга продуктлар, балаларга дип призлар-бүләкләр, канцелярия ише әйберләр төяп кайттым. 21 июньдә лагерь үз эшен башлады”, - ди Галия ханым.

Аның әйтүенчә, авыл халкы да лагерьга матди яктан күчтәнәчләр белән нык ярдәм иткәннәр.

Балалар иртәнге сәгать 9ларга килгәннәр. Ике тапкыр тукландыру каралган. Менюда кайнар аш та, боткалар да, чәй, печенье, җиләк-җимешләр дә булган. Көн дәвамында балалар тәрбиячеләр белән бергә дәресләрдә булганнар, аерым алганда гарәп алфавитын өйрәнгәннәр. Галия апа Рәхимова иман дәресләре уздырган. “Иртән килгәч тә сәламләшүдән дәресне башлый идек. Пәйгамбәрләр тарихын да сөйләдем. Шулай ук авылыбыз мулласы Фәрит хәзрәт белән азан да әйтеп карадылар”, - дип сөйли Галия ханым.

Моннан тыш кәгазьләрдән кул эшләре, аппликацияләр (контур буенча фигуралар кисү, декоратив сәнгать) ясаганнар, дини темага кагылышлы рәсемнәрне буяганнар. Физик активлыкны читкә куймаганнар, урамда футбол уйнаганнар. Лагерь тәрбияче апаларның һәм балаларның килешеп эшләве нәтиҗәсендә, әхлак-әдәп кагыйдәләре белән күңелле итеп үткән.

 

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 5 август санында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев