Урдалы авылы махсус хәрби операция өчен ярдәмен күрсәтә.
Күптән түгел мәдәният йортына җыелып, авыл халкы окоп шәмнәре ясауга алынды. Авыл активисты Әлфинур апа Галимова уңган апаларны, шулай ук ир-атларны да өмәгә чакырды.
Башта парафин алыр өчен авыл халкы акчалата ярдәм иткән. 80 килограмм парафинга заказ биргәннәр.
Аннары клубта шәм ясау буенча өмә уздырганнар. “13ләп хатын-кыз килде эшләргә, шулай ук ике ир-ат та бар. Бу юлы эшләргә җайлырак булды: чөнки урамда мич куеп, шунда парафинны эреттеләр. Узган ел окоп шәмнәре ясаганда электр плитәсе өстендә эреткән идек”, - дип сөйли Әлфинур ханым.
Берничә көн дәвамында эшләп, 400гә якын окоп шәме ясаганнар.
Тулырак «Заман сулышы» газетында 24 гыйнвар анында укый аласыз



Нет комментариев