Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Яңа Иштирәклеләр “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашканнар

Лениногорск районыннан бер төркем иҗат кешеләре “Яңа гасыр” каналында чыгып килә торган “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашып кайттылар.

 

Аларның чыгышын 15 сентябрьдән соң, “Яңа гасыр” каналында күрсәтәчәкләр, сентябрьнең өченче атнасында дигәннәр. Вакытын соңрак язарбыз, безнең сайтны карап барыгыз. 

Яңа Иштирәк авылыннан Фәридә Зәкиева, Миләүшә Хәниева, Ильяс Гибадуллин, Ландыш Исмагиловна, өстәмә номер буларак гармунчы Равил Гиматдинов та барган. 

Лениногорскилылар “Керкәле таулары”н җырлаганнар, Иштирәк турындагы җырны башкарганнар. Равил абый “Шөгер” көен гармунда уйнаган. 

“Лениногорск районында Яңа Иштирәк дигән матур авыл барлыгын күрсәтергә, авылыбызның дан-шөһрәтен арттырырга бардык, үз ягыбыз белән горурлык хисләре кичердек”, - дип сөйли Фәридә Зәкиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев