Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорскины яман чир читләтеп үтсен

Татарстанда, шул исәптән Лениногорск муниципаль районында, Африка дуңгыз чумасы инфекциясен кертмәү максатында, 1 июньнән 1 августка кадәр профилактик икеайлык узачак. Шушы чорда дуңгыз һәм аның продукциясен башка территорияләрдән кертү буенча контроль көчәячәк, төрле формадагы милек хуҗалыкларында асралучы дуңгызларның баш санын алу исәбе башкарылачак, шулай ук сугым, эшкәртү вакытында, биологик калдыкларны...

Татарстанда, шул исәптән Лениногорск муниципаль районында, Африка дуңгыз чумасы инфекциясен кертмәү максатында, 1 июньнән 1 августка кадәр профилактик икеайлык узачак.


Шушы чорда дуңгыз һәм аның продукциясен башка территорияләрдән кертү буенча контроль көчәячәк, төрле формадагы милек хуҗалыкларында асралучы дуңгызларның баш санын алу исәбе башкарылачак, шулай ук сугым, эшкәртү вакытында, биологик калдыкларны юк итү буенча ветеринар-санитар таләпләрнең үтәлеше, санкцияләнмәгән җирдә ит чималын сату тикшерелергә тиеш.

Сүз уңаеннан, 1 майга булган мәгълүматка караганда, Африка чумасының Мәскәү, Пенза, Новгород, Рязань өлкәләрендә, Кабардино-Балкария, Кырым республикаларында - барлыгы 15 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев