Заман сулышы

Зәй-Каратайдан Җәмилә Аглиуллинаның рәсем сәнгате күргәзмәсе

Зәй-Каратай авылы, аның халкы, балалар, шулай ук килгән кунаклар сәнгати матурлык дөньясында “йөзде”. Биредә мәдәният йортында авылдашлары Җәмилә Аглиуллинаның “Беренче иҗади адымнарым” күргәзмәсе оештырылды.


 Билгеле шәхесләр, талантлар исемлегенә Җәмилә Аглиуллина исеме дә өстәлде. Мәдәният йортына аның күргәзмәсен карарга килүчеләр матурлыкка сокланып, тел шартлаттылар. Күргәзмәгә майлы буяулар белән ясалган картиналар, графика төре буенча ясалган рәсемнәр, агачка төшерелгән бизәкле эшләнмәләр куелган. Күргәзмәне әзерләү өчен, билгеле, бераз вакыт үткән, картинаны ясау гына түгел бит әле, аны халык күңеленә үтеп керердәй итеп куя белергә дә кирәк.

“Җәмиләнең күргәзмәсе авыл өчен яңалык. Әле мондый күргәзмәләр уздырылганы юк иде. Аның кызы һәм улы безнең авылга кунакка кайткан саен, китапханәгә килмичә китмиләр. Алар белән Җәмилә дә килә. Һәм без берсендә аның картиналары турында сөйләштек тә, авылда күргәзмә ясарга килештек. Күргәзмә без көткәннән дә яхшырак килеп чыкты”, - дип сөйли авыл китапханәчесе Гүзәлия Фәхретдинова.

27 июньдә  күргәзмәне тантаналы рәвештә ачтылар. Анда авыл халкы, авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова, мәктәп укучылары, Җәмилә ханымның дуслары, якыннары катнашкан.
Җәмилә Аглиуллина Лениногорскидагы музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжында (ул чакта педучилище) белем ала. “Сәнгать-графика факультетында укыганда укытучылар ныклы, төпле белем бирде, тактага рәсемнәрне ясап, сызып аңлаттылар. Рәсем сәнгатенә беренче ныклы адымнар училищеда башланды”, - дип сөйли Җәмилә ханым. Аның беренче иҗади эшләре дә шушы чорда туа. 1991 елда укуны тәмамлагач, 20 яшьлек кыз Мәскәүгә юл тота, Мәскәү дәүләт педагогика университетының сәнгать-графика факультетына укырга керә. Ул – СССР халык рәссамы Владимир Игошевның укучысы. Шушы университетта, шулай ук Шолохов исемендәге МГГУ уку йортларында эшли. Тырышлыгы, үҗәтлеге нык көчле була, авырлыкларга да карамастан, рәсем сәнгате кафедрасы буенча кандидатлык диссертациясе яклап, педагогика фәннәре кандидаты исеме ала. Иҗат белән укытучылык эшен бергә алып бара. Җәмилә ханым дизайн, рәсем сәнгате өчен укыту программалары авторы да.

Үзе сөйләве буенча, актив тормыш белән яши. Хәзерге вакытта ул Мәскәү шәһәрендә яши, иҗат студиясе җитәкчесе. Авторлык программасы буенча да эшен дәвам итә. Аның укучылары күргәзмәләр һәм конкурсларда катнашып җиңү яулыйлар. “Мин хәзер олылар өчен дәресләр алып барам. Мәскәүдә хәтта өлкән яшьтәгеләр дәресләргә йөриләр. Минем 96 яшьлек укучым – Галина Алексеевна Полякова бар. Дәресләргә йөрүчеләр табигать күренешләрендә яисә башкада яңа төсләр күрә башладык дип әйтәләр. Күк йөзен элегрәк зәңгәр дип кенә әйтсәләр, хәзер инде яңа төсләр дә күреп, шуларны кулланып ясыйлар”, - дип сөйли Җәмилә ханым.


Мәскәү һәм Санкт-Петербург халыкара ювелир күргәзмәләрендә экспозицияләрне өч ел дәвамында аның эшләре бизәп торган. Аның эскизы буенча күлмәкләр дә чыккан, алар Мәскәүдәге күргәзмәләр үзәгенә куела. Җәмилә ханымның эшләре Россия һәм Канада, Германия, Финляндия музейларында, галереяларында саклана. Әлбәттә, гади авыл кызының шундый югары дәрәҗәдәге уңышларга ирешүе бары соклану, горурлану хисләре генә тудыра.

 “Хәзер олыгая баргач, тормышка карашлар да үзгәрә, тирән фәлсәфи уйларга биреләсең икән. Туган авылым да еллар узган саен кадерлерәк була бара, сагыну хисләре ныграк били. Әлеге күргәзмәм авыл халкына, авылыма бүләк булсын иде, туган авылга карата булган рәхмәт хисләремне белдерү итеп тә кабул итсеннәр. Күп кеше килде, карадылар, ошатып киттеләр. Авылдашларым белән дә очрашу кебек булды, хатирәләрне яңарттык, аралаштык”, - ди Җәмилә ханым.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

 


 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: