Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2014 елга Лениногорск бюджеты – дефицитсыз

Мэриядә район һәм шәһәр Советы депутатларының берләштерелгән чираттагы сессиясе узды. Төп мәсьәлә - 2014 елга һәм 2015-2016 еллар кергән планлы чорга бюджет проектын кабул итү. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин 2013 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади үсешкә күзәтү ясады. Докладчы район һәм шәһәрдәге һәр тармакның күрсәткече, федераль һәм...

Мэриядә район һәм шәһәр Советы депутатларының берләштерелгән чираттагы сессиясе узды. Төп мәсьәлә - 2014 елга һәм 2015-2016 еллар кергән планлы чорга бюджет проектын кабул итү.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин 2013 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади үсешкә күзәтү ясады. Докладчы район һәм шәһәрдәге һәр тармакның күрсәткече, федераль һәм республика программаларының ни рәвешле гамәлгә ашырылуы белән таныштырды, киләсе елларда нинди бурычлар куелуын әйтте.
Республика бюджетыннан аермалы буларак, безнең район һәм шәһәр бюджеты берничә ел рәттән - дефицитсыз. Финанс - бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин таныштырган бюджет проектында киләсе 2014 елда Лениногорск муниципаль районның табышы 1млрд. 240 млн. 886 мең 87 сум, "Лениногорск шәһәре"неке 174 млн. 17 мең 200 сум булыр дип көтелә, чыгымнар да шул суммадан артмас дип планлаштырыла.
Депутатлар, шулай ук, бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән территорияләрдә нинди төзелеш алып барырга рөхсәт ителүе турында карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бюджет

2
X