Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Безнең Нурия - аз сүзле, күп эшле ханым

Түбән Чыршылы авылы төрле ел фасылларында да нур чәчеп,үзенә тартып тора. Урамнары киң, якты, йортлары төзек,бар җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә.


 Әлбәттә, авылның шундый төзек булуында авыл җирлеге башлыгы – Нурия  Хайруллинаның өлеше зур.  Бу эшкә аны авыл халкы бертавыштан сайлап куйды, ышаныч белдерде.


Нурия – Түбән Чыршылы авылы кызы. Мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлагач, күңеле зур шәһәргә – Чаллыга чакырды. Югары белем алды, “КамАЗ” заводларының берсендә хезмәт куйды. Авыл кызы бер эштән дә куркып тормый, батырып эшли. Канатлары ныгый, белеме, тәҗрибәсе арта, гаилә кора, баласы туа. Әмма төннәрен туган авылының гүзәл табигате, күркәм кешеләре төшләренә кереп йөдәтә. Бик сагына ул. Кайтып китәргә тәвәккәлли.

Туган мәктәбенә эшкә керә, укучыларга информатика серләрен укыта. Дәресләрдә укучыларның күзләре янып, апаларын тыңлыйлар.Укытучы апа интернет челтәренең бар мөмкинлеге белән таныштыра, кызыксындыра. Хәзер күп укучылары программист һөнәре алулары белән аңа рәхмәтле.

  Җирле үзидарә рәисе эшенә җиң сызганып тотынды ул. Өч авылны берләштергән үзидарә яхшы гына эшләп килә, күз тимәсен берүк. Таң ату белән эше башлана.Әнә руль артына утырып, кешеләрнең гозерләрен үтәргә ашыга. Йорт-җир кәгазьләрен тәртипкә китерү, салым түләү, бетмәс-төкәнмәс эш бу ханым аша уза.

Бервакытта да караңгы чырай күрсәтмәс, үтә дә сабыр, кешелекле Аллага шөкер. Сизелми дә ике дистәгә якын тәҗрибә туплап өлгергән дә икән инде Нурия Яхъя кызы авылыбыз аксакаллары белән киңәшеп эш итә, киңәш сорый, кирәк икән ярдәм сорый.

Күптән түгел заманча сабантуй мәйданчыгы сафка басты. Быел бар мөмкинлеге тудырылган мәйданчык кунакларны каршыларга әзер.
      
Энҗе Шәрифуллина, Түбән Чыршылы

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X