Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Якташ язучыбыз Җәмит Рәхимовның тууына 86 ел

Җәмит Гата улы Рәхимов 1935 елның 13 гыйнварында, Лениногорск районы Иске Шөгер авылында туган.


Җәмит Рәхимовның очерк характерындагы беренче язмалары көндәлек матбугатта илленче елларда күренә башлый. Проза өлкәсендә дә уңышлы гына адымнар ясый.
1985 елда Җ.Рәхимовка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Җ.Рәхимов – 1977 елдан СССР Язучылар союзына кабул ителә.
Ш.Бикчурин исемендәге бүләк иясе (1992).
Җәмит Рәхимов – 1996 елның 23 декабрендә вафат булды.

Әдипнең  тиңдәшсез хезмәте аның “Шөгер төбәге-хәзинәләр чишмәсе” китабы. Ул монда зур сабырлык белән, үҗәтлек аша биниһая изге гамәл кылды. Әгәр дә хәзерге мәлдә Лениногорск районына караган байтак авылларның “паспорты” – үз тарихлары теркәлгән басмалары китап сурәтендә дөнья күргән икән, бу бер бәхәссез Җәмит  аганың Шөгер төбәге халкын йокыдан уятып үткәнен, бүгенгесен, киләчәген барларга этәргеч бирде. Ә бит тарихчы өчен иң авыр хезмәт – документлар туплау, республикабызның нефть ягы авыллары тарихына кагылган материаллар Татарстан архивларында гына түгел, Мәскәү, Самара, Уфа, Петербург һәм башка шәһәрләрдәге архивларда да саклана.

Җәмит абыйның хатыны Галия апа, аллага шөкер, исән-сау.

Бүгенге көндә Керкәле мәктәбе Җәмит һәм Галия Рәхимовлар исемен йөртә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев