Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Динара Динекаева: «Заман сулышы» безнең өчен бердән-бер гаилә газеты

Газет белән кызыксыну бала чактан ук киләдер, мөгаен. Әти-әнисенең газет укыганын күреп үскән балаларда да алардан үрнәк ала, кызыксына башлый.

 

 

 

Динара Динекаеваның гаиләсендә дә нәкъ шулай булган. Район газеты һәрвакыт аларның гаилә газеты булып килгән. Инде үз гаиләсен коргач та, бу матур гадәтне үзенең балаларында формалаштырырга тырыша ул. Өч егетнең әти-әнисе булуларына карамастан, Динекаевлар балаларны тәрбияләргә дә, түгәрәкләргә йөртергә дә, өйне тәртиптә тотарга да, шул ук вакытта газет укырга да вакыт таба.   
-    Заман сулышы” газетын бик яратып укыйбыз һәм һәрвакыт яңа санны көтеп алабыз. Район газеты ул иң беренче чиратта мәгълүмат чыганагы. Нинди яңалыклар, үзгәрешләр булганлыгы турында белеп торабыз. Кирәкле дип тапкан, файдалы мәгълүматны, мәсәлән, төрле законнар, үзгәрешләр турындагы материалларны кисеп алып, документлар янында саклыйбыз.
Ә инде газет битләрендә туганыңны яки танышыңны күрсәң, ул аеруча шатлыклы була. Шунысы белән дә газет күңелгә бик якын. Белгән кешеләр турында газет битләрендә язганнары белән танышып, аларны ничектер икенче яктан да ачасың.

Газетка язылуның тагы бер максаты – балаларны да газет укуга җәлеп итү. Чөнки алар кечкенәдән үк газет белән кызыксынырга тиеш. Телевизор карап, интернетта утырып вакыт үткәрүгә караганда, газет уку күпкә файдалырак дип саныйм. Аның төсле булуы да үзенә җәлеп итә. Моннан тыш, аның ана телендә чыгып килүе  бик әһәмиятле. Олы улыбыз Дамир сканворд чишәргә ярата. Телен шомарта. Чыккан материаллар белән кызыксына. Ике яшьлек улыбыз Ислам да, рәвешен китереп, аягын аякка куеп, газет укыган була.

Үземә шулай ук төрле тәмле-тәмле ризык пешерү буенча рецептлар куюлары бик ошый. Аннары котлаулар рубрикасы аеруча матур чыгып килә. Туганнарыбызга котлау бастырып чыгарсалар,  аларны үзебезгә истәлеккә саклап куябыз, - ди Динара Динекаева.
Әнә шулай, башкалар газет укырга да вакыт юк, дип акланган вакытта, Динекаевлар барысына да өлгерә. Безнең укучылар арасында шундый яшь гаиләләрнең булуына, үсеп килүче буынны да газетка тарта алган әти-әниләр барлыгына  без аеруча да куанабыз.

Гөлназ Хәйретдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев