Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Илнур Абдуллинга активлык, максатчанлык, һөнәри осталык хас

“Лениногорскнефть” идарәсенең 1нче ЦДНГ мастеры Илнур Абдуллин фикеренчә, кеше табигать көчләренә, афәтләргә, пандемиягә каршы тора алмаска мөмкин, ә калганы барысы да – кеше башкара алырлык гамәлләр. Агым уңаена гына йөзеп барырга түгел, карарлар кабул итеп, куелган максатыңа да ирешә белергә кирәк, ди.


Илнур Абдуллин үзенең хезмәттәшләре белән яхшы мөгамәләдә сөйләшә, аралаша, һәрвакыт ярдәмгә әзер. Җитәкче дип тәкәбберләнеп тормый. Үзен шаяртып, күпбалалы әти дип йөртә. Аның бригадасында 13 оператор эшли, һәркайсы өчен җаваплылык тоя бит ул, аталарча кайгырта.
-    Мастер буйсынуында булган операторларның гаиләләре, балалары, үз тормышлары, борчу-проблемалары бар. Операторның нинди халәттә эшкә килүен белеп торырга. Мастер вазифасында башта еш кына психолог яки якын дус булырга туры килә, аннан остаз һәм җитәкче генә буласың, - ди мастер Илнур Абдуллин.

Илнур Вәкил улы нефть тармагына 2005 елда килә. Хезмәт эшчәнлеген биредә ДНС-34тә беренче промыселның дүртенче бригадасында башлый.
-    Минем беренче мастерым Рожков Владимир Иванович иде. Ул һәрвакыт миңа ярты юлда тукталып калмаска дип әйтә килде.  Эш беткәч уйнарга ярый кебегрәк килеп чыга бу. Владимир Ивановичка максатчанлык тәрбияләгәне өчен һәрвакыт рәхмәтлемен, - ди.
Илнур Абдуллин – хәзер үзе остаз. Аның үз тануы буенча, мастерның  вазифасы эш вакытын һәм үзенә ышанып тапшырылган бригаданың көчен дөрес итеп оештыру. Монда барысы да мөһим, әһәмиятле:  кемгә, кайчан биремне кушуга кадәр.

Илнур Абдуллин үз эше турында тыныч, зур ышаныч белән сөйли. Үз һөнәре турында аны яхшы белгән һәм бәяли белгән, чын профессионал гына шулай сөйли ала торгандыр.

Яшь мастерга якыннары өчен җаваплылыкны бик иртә алырга туры килә. Ул малай чакта ук әтисез кала. Әтисе вафатыннан соң әнисенә кече энеләрен карарга булыша. Бүгенге көндә Илнур хатыны Юлия белән үз балаларын тәрбияли. Улы Тимурга һәм кызы Миланага горурлык белән аларның бабалары турында сөйли.


Илнур Абдуллинның һөнәри осталыгы хөкүмәт дәрәҗәсендә дә тиешле бәясен ала. Аңа быел Татарстан Республикасы Промышленность һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасын тапшыралар.
Илнур үзенең активлыгы һәм максатка ирешүчәнлеге белән бөтен бригадага энергия тупларга ярдәм итә. Хезмәткәрләр берлектә эш барышындагы сорауларны хәл итәләр, производство планнары төзиләр.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Наталья Звонарёва
Сергей Трусов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X