Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Хәбибуллиннарда - янә җиңү!

Татарстанда фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгы хөрмәтенә багышланган тантаналы чарада “Гаилә фермасы династиясе” республика конкурсы җиңүчеләрен дә бүләкләделәр.

 

Җиңүчеләр арасында безнең район фермеры да бар. Ул Урмышлыдан Хәбибуллиннар гаиләсе. Фәнзәт Хәбибуллин фермерлык эшчәнлеге белән 2006 елдан, ә аның улы Азат 2014 елдан шөгыльләнә. Хуҗалыкта алар бергә бердәм булып эшлиләр. Азат урып-җыю чорында комбайн штурвалы артына утыра. Авыл тормышын яратып, үз туган авылы кыр-басуларын иңләү аның күңеленә рәхәтлек бирә.

Хәбибуллиннарның фермерлык хуҗалыгында азык, бөртекле культуралар игелә. Хуҗалык урак вакытында мул уңыш алу буенча да үрнәк күрсәтә. Шулай ук биредә  285 баш мөгезле эре терлек тә исәпләнә. Сөт җитештерүдә алдынгы позициядә торалар.

 Республика конкурсында Татарстанның 5 районыннан (Лениногорск, Саба, Теләче, Менделеевск, Чистай) 5 фермер династияләре җиңүче булган. Аларны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тәбрикләде. Җиңүчеләргә 100 мең сумга сертификат  тапшырылды.

Фото: https://tatar-inform.tatar/  Владимир Васильев фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев