Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Хезмәт ветераны Илдус Сәлманов 90 яшен билгеләп үтте

Күптән түгел якташыбыз, хезмәт ветераны Илдус Сәлманов 90 яшен тутырды.



Илдус Газимҗан улы Карагай авылында гади эшче гаиләсендә туып-үскән. Мәктәптә 7 классны тәмамлагач, “Маяк” колхозына эшкә китә.

Сугыш елларында яшүсмер Илдус авылда көн-төн эшли. 1949 елда армиягә чакырыла. 50нче елларда нефть промышленносте үсә башлагач, нефть һәм газ табу операторы ярдәмчесе булып эшли башлый, соңрак мастер да була.

1957 елда өйләнә һәм Үзбәкстан якларына чыгып китәләр. Анда юл-эксплуатация идарәсе механигы булып эшкә урнаша. Шуннан пенсиягә чыга.

1991 елда Сәлмановлар гаиләсе Лениногорскига кайта. “Водоканал”да оператор хезмәтен башкара, анда 6 ел эшләргә туры килә.
Илдус абый хезмәт еллары өчен “Мактаулы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.

Хатыны Мөнәвәрә апа белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә оныклар һәм оныкчыкларга шатланып яшиләр.
Илдус абыйны юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Россия Президенты В. Путинның котлау хатын һәм  бүләк тапшырды.


Мэриянең матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев