Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Хәтимә әбигә 90 яшь

Зәй-Каратайда туып, Лениногорскида яшәүче Хәтимә Мотыйгулла кызы Әглиуллинага 90 яшь тулды.



Юбилее белән котларга һәм РФ Президенты В. Путинның котлау хатын, шулай ук бүләк тапшырырга дип шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 8нче ТОС рәисе урынбасары Людмила Просвирина килде.

Хәтимә әбинең гомер юлы авыр елларда уза. 1931 елда туып, берничә ел узгач, гаилә Зәй-Каратайдан Үзбәк авылына күчә. Авыр сугыш елларында кырда урак уруда катнаша, колхоз эшендә була. “Эшләгән өчен 450 грамм он алдык”, - дип сөйли.

16 яшендә аш пешерүче булам дип, укырга чыгып китә. Укып, Зеленая Рощада эшли башлый, аннан ОРС да аша пешерүче була. 1953 елда кияүгә чыга, ире белән 63 ел бергә гомер итә. Өч кыз үстерәләр. Бүгенге көндә кызлары, кияүләре, оныклары, оныкчыклары игътибарын тоеп яши.

Июль аенда шәһәр һәм районда 90 һәм 95 яшьлеген 19 ветеран билгеләп үтә.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/1994562.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев