Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаштан Нәбиулла абый: Кабак быел яхшы уңды

Куакбашта яшәүче Нәбиулла абый Хәмидуллиннар бакчаларында күп итеп яшелчәләр үстерәләр. Олы яшьтә булсалар да, актив тормыш алып баралар.

 


Көзге уңыш җыю чорында ел саен диярлек Нәбиулла абыйның кызы Зөлфия апа әтиләрендә үскән, күп уңыш биргән яшелчәләрне фотога төшереп, безгә – редакциягә юллый. Аларның бакчасында галәмәт зур азык чөгендере дә булды. Шулай ук Нәбиулла бабай бакчасында зур кеше биеклегендәге арышлар да үстерде. Быел Зөлфия апа әтиләре бакчасында үскән кабакларны фотога төшереп, редакциягә җибәргән.

-    Әтинең үзен дә кабак белән фотога төшердем әле. Яхшы булды кабак уңышы, - ди ул.

Нәбиулла абый белән Фәүзия апа хуҗалыкларында кәҗәләр дә асрыйлар.  Элек-электән сыер асрап көн күргәннәр, олыгайгач, кәҗә алып җибәрәләр. Кәҗә - вак мал, теләсә нәрсә ашый, акыллы, хәйләкәр, дип әйтәләр. “Ул кәҗәләрнең исемнәре дә бар әле. Йорт ишегалдында мәш китереп чабып йөриләр”, - ди Зөлфия ханым.

Кабак бик күп уңган. Әлбәттә, үзләре генә шуның кадәрне ашап бетерә алмыйлар. Нәбиулла абый бик вак кына итеп турап, кәҗәләрне тәмле яшелчә белән сыйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев