Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорск егетләре армиягә китәргә әзерләнә

Район һәм шәһәрдә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Бу юлы бездән 94 егет солдат шинеле киячәк.

-    Егетләрне армия сафларына алу  буенча эшләр тулы көченә бара, булачак солдатлар хәзерге вакытта дәррәү медкомиссия уза, - ди хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы ярдәмчесе  Виктория Вәлиәхмәтова.
Әйе, военкоматта ул  көнне иртәдән үк “кызу”, эш “кайный” иде. Нефть техникумының соңгы курс студентлары  төркемнәре белән килгәннәр. Кайберләре белән аралашып та алдым. 
-    Солдат хезмәтенә әзермен, дип уйлыйм,- ди Илнар Бирдин. 
Гаиләләрендә өч ир бала тәрбияләнә. Тагын ике энесе бар: Айвар 9нчы сыйныфта укый, ә Булатка әле өч кенә яшь. Димәк, өлкән абый буларак та үрнәк күрсәтеп, лаеклы хезмәт итеп кайтасы булачак.
Илья Аксенов - гаиләдә бердәнбер бала.
-    Әти-әниең  нык борчылардыр инде,  - дигәнемә:
-    Юк, киресенчә, әнием Наталья,   чын ир-ат армиядә хезмәт итеп кайтырга тиеш, дип саный. Армия  көтә, бик  тиздән мин дә солдат формасы киячәкмен, - ди студент егет. 
-    Егетләрнең кайчан китәсе һәм кай тарафларда хезмәт итәчәкләре әлегә төгәл билгеле түгел. Шушы көннәрдә  наряд  көтәбез, - ди хәрби комиссариатның чакыру бүлеге начальнигы  Любовь Столярова.  
2018 елгы язгы чакырылыш  үткән елгысыннан берни белән дә аерылмый, диделәр хәрби комиссариатта. Егетләр барып, исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар, дип телик. 

Зилә Мөдәррисова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X