Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорск халык театры премьера әзерли

Мәдәният сарае сәхнәсендә яңа күренешләр, яңа образлар.

Лениногорскиның Рәшит Шиһап исемендәге халык театры артистлары яңа спектакль алып, шуны өйрәнә башлаганнар.

Театр артистлары Нәбирә Гыйматдинованың “Чынга ашкан хыял” әсәре буенча “Бәхет шәле” дип исемләнгән спектакльне куярга әзерләнәләр. Репетицияләрнең иң кызган мәле.

Артистларга килгәндә, әлеге спектакльдә инде күп еллар сәхнәне бизәп торган театр осталары Мәдинә Сафиуллина, Флера Тахавова, Рәфис Сөләйманов уйнаячаклар. Төп рольләрнең берсен шагыйрә Гүзәл Талипова башкарачак. Яңа артистлар да бар. Берсе – яшь егет Ринат Шәрипов, икенчесе – 11 нче гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Рияз. Тамаша халык күңеленә тагы да ныграк үтеп керсен өчен музыкаль тәэмин ителеш юнәлешендә Гүзәл Вәлиуллова көч куйган.

Спектакльга сценарийны Гүзәл Талипова язган. Сәхнәгә алар аны Флера Тахавова белән бергә куялар.
-    Әлеге халык театрында мин икенче ел уйныйм. Зөмәрә Шәрәпованың яшьләр театрында да катнашам. Театр тормышы миңа кечкенәдән якын. Авылда яшәгәндә дә үземне бу өлкәдә сынап караганым булды, мәктәптә укыган елларда ук кечкенә генә сценарийлар яза идем. Ә инде менә шушындый җитди, зур сценарийга беренче тапкыр алындым. Спектакльдә барган төп вакыйга - чынбарлык тормышта булган хәл. Тамашачыга охшар дип өметләнәбез, - ди Гүзәл Талипова.

Мәдинә апа Сафиуллина театр өчен әле дә җан атып яши, һәрбер рольне үз күңеле аша кичерә. Артистларга үз киңәшләрен кызганмый. Тамашачыга үтемлерәк булсын, дип тырыша.

Әлеге спектакль Лениногорск халык театрының беренче җитәкчесе, режиссеры  Рәшит Шиһап һәм театрның йөзек кашы булган Энҗе Мусинаны искә алу уңаеннан куела. Спектакль премьерасы 19 мартка билгеләнгән.

Гөлназ Хәйретдинова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев