Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорск районы Сугышлы авылында бер кеше үлгән

Сугышлы авылында өйдә янгын чыгу нәтиҗәсендә, бер ир-ат төтенгә тончыгып үлгән, дип хәбәр итә республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Шушы авыл кешесе урамнан узып барганда, йорт тәрәзәсеннән төтен чыгуын күрә. Тәрәзәне ватып, өй эченә кергәч, идәндә ятучы хуҗага тап була. Тәрәзә аша аны урамга алып чыга, ләкин ир кешедә...

Сугышлы авылында өйдә янгын чыгу нәтиҗәсендә, бер ир-ат төтенгә тончыгып үлгән, дип хәбәр итә республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты.
Шушы авыл кешесе урамнан узып барганда, йорт тәрәзәсеннән төтен чыгуын күрә. Тәрәзәне ватып, өй эченә кергәч, идәндә ятучы хуҗага тап була. Тәрәзә аша аны урамга алып чыга, ләкин ир кешедә яшәү билгеләре булмый. Күршеләре әйтүенчә, 1961 елгы ир-ат спиртлы эчемлекләр белән мавыккан һәм еш кына өйдә тәмәке тарта торган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: смерть

2
X