Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорск спорт мәктәбе җитәкчесен Россия Олимпия комитеты бүләкләде

Лениногорск чаңгы спорты буенча олимпия резервлары спорт мәктәбе җитәкчесе Андрей Федорук Россия Олимпия комитетының истәлекле билгесенә лаек булды.

 Әлеге билгене аңа, Россиядә олимпия уеннары хәрәкәте үсешендәге казанышлары өчен, Бөтенроссия чаңгы спорты федерациясе президенты  тапшырды.

  Бу көннәрдә Сочидагы олимпия трамплиннарында  Россия Чемпионаты бара. Лениногорск чаңгычылары да бу дәрәҗәле бәйгедә көч сынашалар. Ярышлар  икенче октябрьдән унберенә кадәр дәвам итәчәк. Чемпионатның беренче старты - хатын-кызлар арасында трамплиннан  сикерү булды. Лениногрск кызы Аделина Ибраһимова призлы урын алмаса да, уңышлы гына чыгыш ясады.  Шимбә-якшәмбе көннәрендә трамплинчы ир-егетләр көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев